Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

«Җәлил хәзрәт дәресләре»

Беренче дәрес

Дуслар, «Сабантуй» журналының сентябрь саныннан – «Җәлил хәзрәт дәресләре» дигән өр яңа сәхифә башлана. Сәхифәнең кунагы, күпләргә таныш – Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев. Дәресләрдә дин, тәрбия, әхлак мәсьәләләре, үсеп килүче буында гаилә мөнәсәбәтләре һәм башка темалар даими яктыртылып барылачак. Шулай ук ,туганнар, яшьтәшләр белән үз-үзеңне дөрес тоту, сыйныфташлар арасында үзара мөгалләмә, укытучыларга хөрмәт тәрбияләү кебек әхлакый темаларга да тукталып китәчәкбез. Журналда һәр ай саен сәхифә QR код белән баетылачак. Анда дәресләрнең видео форматын да карарга мөмкин булачак.

Беренче дәрес “Нәрсә ул дин?" дигән темага багышлана. Бу дәрестә сез: дини белем кешеләргә ни өчен кирәк булуын белерсез. Нәрсә ул дин дигән сорауга җавап табарсыз. Тәртипле, олыларны хөрмәт иткән, балаларны кыерсытмаган кешеләр бәхетле булачак. Бу хакта белә идегезме? Әлеге һәм башка сорауларга җавапларны безгә Җәлил хәзрәт үзе сөйләр. Бергәләп тыңлыйбыз һәм укыйбыз!

Сылтама аша кереп карый аласыз.

http://www.youtube.com/watch?v=NqL9i5Wp2Cc

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев