Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

"Лиза Алерт" эзләү отряды: Һәр югалган бала - табылырга тиеш!

5 яшьлек Лиза Фомкина Мәскәү асты шәһәрләрнең берсендә әти-әнисе белән яши. Еш кына апасы белән урамда йөрергә ярата ул. Ә 13 сентябрь көнне алар икәүләшеп урманга китәләр. Лизаның үле гәүдәсен бары т...

5 яшьлек Лиза Фомкина Мәскәү асты шәһәрләрнең берсендә әти-әнисе белән яши. Еш кына апасы белән урамда йөрергә ярата ул. Ә 13 сентябрь көнне алар икәүләшеп урманга китәләр. Лизаның үле гәүдәсен бары тик ун көннән соң гына, 23 сентябрьдә табалар. Лизаның апасы Машаның мәете ауган агачлар арасында киемсез диярлек табыла. Соңрак кына беленә - ул кечкенә баланы ничек тә җылытырга дип киемнәрен салып биргән булган. Лиза гәүдәсе янында аларның эте ята - ул кызны гомеренең соңгы минутына кадәр аны җылытырга һәм коткарырга маташкан.

Бу хәл 2010 елда була. Лиза югалу белән, аның әти-әнисе полициягә мөрәҗәгать итә. Монда бернинди дә куркыныч күрмичә, баланы эзләү бик сүлпән алып барыла. Берничә көн шулай "бушка" узганнан соң әти кешенең хезмәттәшләре эзләүләргә кушылырга карар кыла. Алар интернетта ярдәм сорап игълан бирәләр, якын-тирәдә ориентировка кәгазьләре ябыштырып чыгалар. Мәгълүмат чараларына мөрәҗәгать итүнең файдасы булмый. Ярдәмгә шәһәрдә яшәүчеләр җыела башлый. Ул вакытта тотып алып ни эшләргә кирәген дә төгәл белүче булмый. Әмма вакыт уза, кызны күреп калучы шаһитләр дә һаман табылмый, тиз арада ни дә булса эшләргә кирәген яхшы аңлый алар. Шәһәр борынча һәр кешене сораштыра башлый "доброволецлар". Нәтиҗә шундук була - кечкенә кызның апасы һәм ике эте белән шәһәрдән 15 чакрым ераклыкта урнашкан урманга кереп баруларын күреп калган берьюлы өч кеше табыла.
Ләкин 19 сентябрьдә шәһәр көне бәйрәм ителү сәбәпле, Лизаны эзләү белән шөгыльләнүче полиция хезмәткәрләрен шәһәр сакларга җибәрәләр. Инде билгеле булган урман эчендә эзләүләрне бары тик кеше кайгысына битараф калмыйча, ярдәм итәргә теләүче гади халык кына дәвам итә. Эзләүләр көн-төн башкарылганлыктан, алмашынырга да кеше кирәк була, кемдер дусларын чакыра. Ниһаять, урманда беренче "эзләр" табыла. Зур тырышлык белән генә кинологларның һәм полициянең бу урынга килүенә ирешә алар.
Тик алар килү белән бөтен "доброволецны" урманнан куып чыгара: кешеләр эшләргә комачаулый дип аңлата алар. Лизаның апасы Машаның мәете шул вакытта табыла. Ә кызны таба алмыйлар. Кинологлар урманда бүтән берни дә тапмыйча китә. Унлап калган "доброволец" яхшы аңлый - кызны табу, бигрәк тә исән килеш - могҗиза булачак. Шулай да якын-тирә кибетләрдә булган барлык яктырткычларны сатып алып, кешеләр зур боҗра ясап, төнлә урманга кереп китә. Һәм 23 сентябрь иртәсендә Лиза үле килеш табыла.
Һәм менә шул вакытта халык "уянып" китә - бу вакыйга бәла-каза килгәндә коткаручылар, полиция хезмәткәрләре ярдәме генә түгел, гади халыкның бердәмлеге дә бик мөһим булуын ачык күрсәтә. Озак та үтми доброволецлар "Лиза Алерт" эзләү отрядын төзи. Исеменнән аңлашылганча, ул 5 яшьлек Лиза исемен йөртә ("alert" - инглизчәдән тәрҗемәдә "тревога сигналы").

Хәзерге вакытта инде "Лиза Алерт" тарафыннан шактый эш башкарылган: югалганнарны эзләү методикалары булдырылган, Россиянең төрле төбәкләрендә күп кешеләрдән торган зур отрядлар төзелгән, техника, тәүлек буе эшләүче кайнар линия (8 800 700 54 52) бар. Алар "Һәр югалган бала - табылырга тиеш" шигаре астында эшли. Теләгән һәркем бу отрядка кушыла яки ярдәм итә ала.
Шушындый хәлләрне булдырмас өчен, әлеге отряд даими рәвештә #ШколаЛизаАлерт дигән проект алып бара. Аның кысаларында "доброволецлар" балалар һәм ата-аналар белән очрашып, теге-яки бу ситуациядә үзеңне ничек тотарга һәм бәла-казадан ничек сакланырга өйрәтәләр. (Отряд вәкилләрен мәктәбегезгә яки балалар белән очрашуга чакырга теләсәгез 8 800 700 54 52 аша заявка калдыра аласыз.) Тормышта булган бәла-казаларга нигезләнеп тупланган бу кагыйдәләр инде күп кенә кешеләрнең гомерен саклап калырга булышкан. Сез дә күз салыгыз һәм балаларыгызга җиткерегез:

Сәүдә йортларында, аэропорт, вокзалларда, концерт-спектакльдә, яки кеше күп җыелган зур бәйрәмнәрдә югалган очракта:


Иң беренче эш итеп - туктап кал! Беркая чапма, югалган урыннан беркем белән дә китмә.
Балагыз иң төп кагыйдәне белергә тиеш: "Бала олыларны эзләми, олы кеше баласын эзли!" Һәм сине һичшиксез табачакларына ышанычың нык булырга тиеш!
Як-якка каран, үзеңнең кая булуыңны аңларга һәм аңлата белергә тырыш (паникага бирелмә). Афиша, алтакта (вывеска), зур предмет яки башка күзгә чалынган ориентир тап. Әгәр, мәгънәсе бар икән, тавыш бир, якыныңны чакырып кычкыр.
Булган хәл: Абыйлы-энеле ике бала бабалары белән урманга китә. Адашкач, бабай паникага бирелә, бары тик 12 яшьлек малайның тыныч булуы һәм телефоннан 112 хезмәткәрләренең инструкцияләрен төгәл үти белүе бәла-казаны булдырмый кала.
Ярдәм сорап бары тик өч төрле кешегә генә мөрәҗәгать итәргә рөхсәт ителә: якындагы оешма хезмәткәренә, полиция хезмәткәренә һәм үзе дә бала белән булган олы кешегә. Әти-әниеңнең телефон номерын белсәң, аларга шалтыратуны сора.

Транспортта югалган очракта:


Әгәр олы кеше утырып китеп, бала транспортка керергә өлгерми кала икән - төп кагыйдә - урында калырга. Аннан соң килгән бернинди транспортка, метро вагонына утыру ярамый. Синең артыңнан һичшиксез киләчәкләр!
Әгәр син утырып өлгереп, олы кеше тукталышта кала икән, төп кагыйдә - киләсе тукталышта төш һәм көт! Бу хакта бала белән алдан сөйләшенеп куелган булырга тиеш. Синең артыңнан киләсе транспорт белән һичшиксез киләчәкләр!
Беркайчан да балага "соңгы тукталышка кадәр барырга" дип өйрәтмәгез. Күпчелек очракта маршрутларның соңгы тукталышы ("конечная остановка") шәһәр читендә, бушлык һәм хуҗасыз этләр генә йөрүче кыр булырга мөмкин.
Югалуың яки адашуыңны аңлау белән кондуктор, транспорт йөртүчегә мөрәҗәгать ит.

Өйгә кайтканда югалсаң:


Һәрвакыт вакытында кайт, яки соңаруың турында хәбәр итәргә тырыш.
Булган хәл: Татарстанда бер малай мәктәптән кайтышлый маҗара эзләп бер ташландык сарайга керә. Анда "эзләнеп" маташканда, ике бүрәнә арасына кысылып кала. Бу сарайда аны очраклы рәвештә генә табалар. 
Чит-ятлар белән беркайчан да сөйләшмә. Нинди генә ярдәм сорасалар да, алар белән беркая да барма. Исеңдә калдыр - олы кеше баладан беркайчан да ярдәм сорарга тиеш түгел!
Өйгә бер үк маршрут белән яктыртылган урамнан кайтырга тырыш.
Әгәр балагыз шалтыратып аны каршы алуын сорый икән - каршы алыгыз. Димәк - шулай кирәк. Ул моны сезгә әлегә аңлата алмый, ләкин ярдәм сорый икән - сәбәбе бар.
Булган хәл: Казанда бер кыз әтисенә шалтыратып мәктәптәп кайту юлында каршы алуын сорый. Әтисе озак уйлап тормый, каршы чыга. Һәм шунда гына кыз аңа артыннан бер билгесез кешенең кайтуын сөйли. Кыз олы ирнең берничә урам буйлап максатчан нәкү менә аның артыннан кайтуын абайлый. Атасын күрү белән - шикле кеше шундук юкка чыга.
Әгәр шикле кеше балага бәйләнә яки өстери башласа, бер генә фраза ярдәм итә алачак: "Мин аны белмим! Коткарыгыз!" ("Я его не знаю! Помогите!"). Чөнки күп кенә очракта "коткарыгыз" сүзен ишетүчеләр тыңлаусыз баланы атасы яки башка белгән кешесе "ссабак укыта" дип уйларга мөмкин. Балагызгы "Мин аны белмим!" дигәнне беренче кычкырырга өйрәтегез!

Урманда югалган очракта:


Иң төп кагыйдә - бала урманга үзе генә барырга тиеш түгел!
Шулай ук белгечләр беркайчан да урманга олы кешеләр белән бармаска киңәш итә. Гадәттә, бабай яки әбигә начар булган вакытта, бала аларга да, үзенә дә ярдәм итә алмас.
Әгәр урманда сукмактан тайпылып адашуыңны аңласаң - тукта! Тирә-якны кара. Кычкыр. Әгәр сине эзләп кычкыралар икән - ничек тә тавыш бирергә тырыш.
Җирдә утырма! Үзең белән булса - рюкзак яки сумкага утыр. Яисә җиргә ботаклар җәеп үзеңә утыр.
Бик эчәсең килсә дә, сулыкларга якын килмә. Гөмбә, җиләк, үләннәр ашама!
Әгәр боз өстендә йөргәндә чатнаган тавыш ишетсәң - акрын гына ят һәм килгән юлың буйлап кирегә шуыш.
Булган хәл: быел кыш көне районнарыбызның берсендә малай тау шуарга киткә һәм юкка чыга. Аның югалуы беленгәч - "Лиза Алерт" отряды оештырган эзләүләргә торак пункттагы барлык яшәүчеләр диярлек чыга. Малай юлда ялгыш кар каплап киткән канализация чокырына төшеп киткән булган. Аны җирле халык чак кына туңмый калганда табып алган.
Һәм тагын бер киңәш - балаларыгызга, аларның сөйләгәннәренә, хыялларына, уй-кичерешләренә игътибарлы булыгыз. Әби-бабасын, яки башка туганын бик яраткан, каты сагынган балаларның берәүгә дә әйтмичә үзләре генә авылга, башка шәһәргә яки шәһәр буйлап аларның торган, эшләгән җирләренә китү очраклары бик еш очрый икән.
Булган хәл: Мәскәү янындагы шәһәрләрнең берсендә малайның урманга кереп баруын күргән бабай аны туктата һәм кая баруы турында сорый. "Космолет төзергә", - дип җитди генә җавап кайтара егет. Кулында линейка, төзелеш кирәк-яраклары. Чынлап торып космос һәм ракеталар белән җенләнүче бала, никтер космолетны урманда гына төзеп була дип уйлап, берәүгә дә әйтмичә өеннән китеп, метро, электричка, аннан хәйран гына җәяү атлаган. Бабай вакытында туктатып, сөйләштереп, ата-анасын телефоннан чакырта.

Дуслар! Бу киңәшләргә колак салыгыз. Ләкин аларның сезгә беркайчан да кирәге чыкмасын! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев