Әләмгә әрәм түгел

Киләсе уку елында Россия мәктәпләрендә яңа гадәт барлыкка килергә мөмкин. Түрәләр уку йортларында һәр иртә саен ил әләмен күтәрергә тәкъдим итә. Аларны җитештерү һәм урнаштыру өчен бюджеттан бер миллиард сум акча бүлеп бирергә җыеналар.
Әләм күтәрү тәкъдимен Россия Президенты Владимир Путинга “Артек” балалар лагере тәрбиячесе Вячеслав Антипов җиткергән булган. Путин әлеге фикерне хуплаган. Илбашы сүзләренә караганда, мондый традиция чит илләрдә күптән бар, бездә дә аның дәүләт стандартын булдырырга кирәк.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Мөгаллимнәр белән күрештек Яшел Үзән шәһәренең 5 нче гимназиясендә милли мәсьәләләр буенча директор урынбасарлары, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, методик берләшмә җитәкчеләре катнашында узган методик семинарда «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина катнашты.
-
Чаллыда кунакта Чаллы шәһәренең Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназиясенең уңышларын күзәтеп, андагы сәләтле укучылар белән танышырга күптән хыялланып йөри идек. Менә җай чыкты.
-
Туган телем кадере «Балачак әдипләре» проекты кысаларында Йолдыз апа Шәрапова укучыларга бирем әзерләгән иде. Бик күп хатлар алдык. Кайбер эшләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.