Мәйдан «кыздыручылар»
Футбол, баскетбол кебек уеннар вакытында биеп торучы җанатарларны күргәнең бардыр. Алар җанатар гына түгел, ә чып-чын спорт төре – чирлидинг белән шөгыльләнүчеләр, төрле хәрәкәтләр ярдәмендә спортчыларга көч биреп, уенны «кыздыручылар».
Тарихы
Чирлидинг 1870 елларда Америка Кушма Штатларында барлыкка килә, тик узган гасыр урталарында гына киң таралыш ала. Элек бу спорт төре белән күбрәк егетләр шөгыльләнгән булса, бүген аны кызлар үз итә. Чирлидинг буенча беренче дөнья чемпионаты моннан 20 ел элек Токиода үткәрелә. Россиядә исә чирлидинг спорт төре булып 2007 елда гына таныла.
Ниләр кирәк? Футболка, шорт, уңайлы аяк киеме, кулга тоту өчен чуклар яки флаглар.
Файдасы
Сулыш, йөрәк-кан тамырлары системасына уңай йогынты ясый; буй-сынны зифа тотарга ярдәм итә, сыгылмалыкны арттыра, яссы табанлылыкны дәвалауда булыша.
Куркыныч яклары
Акробатик хәрәкәтләр ясаганда травма алу куркынычы зур.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев