ЯҢАЛЫКЛАР
Матур очрашу
Бүген Казанның Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче гимназиясендә бик матур чара үтте.
Роберт абый Миңнуллинның гаиләсе гимназия китапханәсенә 500 китап бүләк итте. Шул уңайдан, бүген китапханәдә укучылар Роберт абыйның кызы Таңсылу ханым белән очрашуга җыелды. Укучылар шагыйрьнең шигырьләрен яттан сөйләде, кызы Таңсылу әтисе турындагы истәлекләре белән уртаклашты. Роберт абый кечкенәдән китап укырга яраткан булган. Кая гына барса да, нинди генә очрашуда булса да - бервакытта да китапсыз кайтмаган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев