"Җәмгыятьнең савыгуы" өчен Онищенко тәкъдим белән чыкты

Россиянең элеккеге баш санитар табибы Геннадий Онищенко ТИН дәресләрен тулыландыру мөрәҗәгате белән чыкты.
"ТИН дәреслекләренә алкоголь һәм наркотикларның зыяны турында күбрәк мәгълүмат бирергә кирәк" - дигән фикердә ул. Әлеге чаралар "җәмгыятьнең савыгуы" өчен эшләнелә икән.
Онищенко биргән мәгълүмат буенча, көненә исерткеч эчемлекләр кулланып 2 меңгә якын россияле үлә, ә наркотиклар аркасында һаләк булулар елына 140 меңгә якын икән. Наркотиклар кулланучылар яше 15 тән алып 34 кә чаклы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Чаллыда кунакта Чаллы шәһәренең Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназиясенең уңышларын күзәтеп, андагы сәләтле укучылар белән танышырга күптән хыялланып йөри идек. Менә җай чыкты.
-
Әнкәм теле – туган телем «Балачак әдипләре» проекты кысаларында Йолдыз апа Шәрапова укучыларга бирем әзерләгән иде. Бик күп хатлар алдык. Кайбер эшләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.
-
Күзгә яшьләр килде... Зур шатлыгым бар! Без, "Мирас" үрнәк балалар бию ансамбле, Санкт-Петербургта узган «Азимут» халыкара бәйгесендә җиңү яуладык!