Миңа нинди ярдәм бар?

Еш кына без үзебезнең хокукларыбызны, дәүләттән кайсы очракта нинди ярдәмгә өмет итә алуыбызны белмибез. Тиздән һәр әти-әни, компьютер төймәсенә басып кына, аларның барысы турында да мәгълүмат туплый алачак. Республиканың Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы белән берлектә, шундый платформа әзерләү белән шөгыльләнә. Бу хакта министр Эльмира Зарипова хәбәр итте.
Бүген республикада балалы гаиләләргә күп кенә ташламалар, матди ярдәм каралган. Әйтик, беренче бала өчен ай саен 9373 сумны Татарстанда 22 меңнән артык гаилә ала. Өч ай дәвамында өч яшькә кадәрге балаларга 5әр мең сум түләнәчәк. Бу ярдәм 137 меңгә якын кешегә кагыла. 3 яшьтән 16 яшькә кадәр балаларга исә бер мәртәбә 10 мең сум түләү каралган.
Шунысы да бар, ярты елга бер документ тапшырырга кирәк булган социаль түләүләрне яңартып йөрергә кирәк түгел. Алар автомат рәвештә быелның 30 сентябренә кадәр озайтылачак.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Мөгаллимнәр белән күрештек Яшел Үзән шәһәренең 5 нче гимназиясендә милли мәсьәләләр буенча директор урынбасарлары, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, методик берләшмә җитәкчеләре катнашында узган методик семинарда «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина катнашты.
-
Чаллыда кунакта Чаллы шәһәренең Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназиясенең уңышларын күзәтеп, андагы сәләтле укучылар белән танышырга күптән хыялланып йөри идек. Менә җай чыкты.
-
Туган телем кадере «Балачак әдипләре» проекты кысаларында Йолдыз апа Шәрапова укучыларга бирем әзерләгән иде. Бик күп хатлар алдык. Кайбер эшләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.