Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Милли ашлар_Тургайлар

Яз, яз, яз җитә! Бик тиздән туган якларга күчмә кошлар да әйләнеп кайтыр... Ә сез камырдан әзерләнгән тургайлар барлыгын беләсезме? Рус халкының милли ризыгы ул!

Тарих

Тургайлар пешерү гадәте мәҗүсилек чорыннан ук килә. Кошлар рәвешендәге камыр ризыгын язгы көн белән төн тигезлеге вакытында – 22 нче мартта әзерләгәннәр. Бу чорда кошлар туган якларга әйләнеп кайта башлый, дип саналган. Мичтә пешеп чыккан тургайларны тәрәзә төбенә куйганнар, балалар, күмәчләрне таякка кадап, биек тау башына менеп, язны чакыру шигырьләре сөйләгәннәр.

Белеп тор!

Россиянең төрле почмакларында кош рәвешендәге күмәчне «сандугач», «карга», «карлыгач» дип йөртәләр. Белоруссия халкы исә бу төр күмәчләргә «ләкләк» дип исем биргән.

Бу – кызык!

Тургайларга төшерелгән бизәк зур мәгънәгә ия булган. Кечкенә чокырлар һәм буй-буй сызыклар ашлык чәчелгән басуны символлаштырган. 

Тургайларны төрле камырдан пешерергә мөмкин. Рус фольклоры үзәгендә эшләүче Анна Саламатова әлеге сыйны безгә әче камырдан ясарга өйрәтте.

Тизрәк видеоны кара:
https://rutube.ru/video/74e686eab81b161a036c1cad691b3a96/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев