"Миллион лайк", "аяктан егарга" теләүче Tatarka клибын 2 миллионнан артык кеше карый [видео]

29 ноябрь кичендә интернетка татар телендә Tatarka-Алтын дип аталган хип-хоп җырына төшерелгән клип килеп керде. Әлеге музыкаль видео Ютубта бер төндә биш йөз меңгә якын карау һәм биш мең тирәсе комментарийлар җыйды.
Клипны 2 млн 500 меңнән артык кеше карап өлгергән. Шул исәптән 135 меңгә якын кеше "Алтын" җырын ошаткан, ә унсигез меңгә якын кеше тискәре фикерен белдергән.
Җырны чыгышы белән Чаллыдан булган видеоблогер Ирина Смелая башкара.  Клип мәдәни башкалабыз Петербургта төшерелгән.  Трек хип-хоп музыкасының хәзерге вакытта шактый популяр булган агымы – клауд-рэп җанрында язылган һәм Bones, Yung Lean, Pharaoh, Yanix кебек Көнбатыш һәм Русия рэперлары стилендә ясалган.

Җырчы кыз үз исемен Татарка дип куйса да, Татарстаннан булса да, татар телен яхшы дәрәҗәдә белмәве сизелә, чөнки акцент белән җырлый.  Кызның төп максаты да - "миллион лайк" җыярга теләве,  үзенә пиар ясаудыр, мөгаен.



Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • Телләр белгән – илләр гизгән «Балачак әдипләре» проекты кысаларында Йолдыз апа Шәрапова укучыларга бирем әзерләгән иде. Бик күп хатлар алдык. Кайбер эшләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.
    20
    0
    0
  • Азнакайдан шигъри сәлам Исәнмесез, “Сабантуй” журналы хезмәткәрләре! Сезгә Азнакай шәһәре 9 нчы урта мәктәбенең “Яшь каләмчеләр” түгәрәгенә йөрүче  укучылар иҗат иткән шигырьләрне тәкъдим итәбез. Шигырьләребез сезгә дә, журнал укучыларга да ошаса, бик шат булыр идек. 
    18
    0
    0