Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

"Мин хәзер – картәти. Чыннан да, кадерле статус икән ул”, – ди җырчы Айдар Галимов

“Беренче ярыш! Беренче җиңүләр! – дип, “Башваткыч тапшыруын алып баручы Зөлфәт Зиннуров кызы Зәлиянең уңышлары белән уртаклаша. – 25 метр араны аркада йөзеп, Зәлия 3нче урын яулады! Ех-хоу! Апасы өчен...

“Беренче ярыш! Беренче җиңүләр! – дип, “Башваткыч тапшыруын алып баручы Зөлфәт Зиннуров кызы Зәлиянең уңышлары белән уртаклаша. – 25 метр араны аркада йөзеп, Зәлия 3нче урын яулады! Ех-хоу! Апасы өчен сеңелесе Зифа да бик куанды. Тренерыбыз Алинә Гыймадиевага зур рәхмәт! 3нче урыны да бик килешеп тора бит әле аңа, чөнки 333 – Зиннурова Зәлия Зөлфәт кызы”.



“Лучше всех” тапшыруында катнашкан, 4 яшьлек ТВ йолдызы Арслан Сибгатуллин Алексеевск районы Ялкын авылына дәү әниләрендә кунакта булган.
– Арслан авылны бик ярата. Урманга чыгып, табигать белән хозурланып йөрибез. Мунчалар кергәч, балалар белән карга чумабыз. Кечкенәдән чыныктырам. Минем әни – музыка укытучысы, баянда уйный. Кечкенә улыбыз Әскәр дә баянда уйнарга өйрәнә, Арслан җырлый. Безнең өйдәге концертны карарга дип, күршеләр дә җыела, бик күңелле була.



Җырчы Резедә Шәрәфиеваның кызы Зөләйхага 7 январьда 12 яшь тулды.
– Кызым ел саен кызыксынуларын үзгәртеп тора. Түгәрәкләргә кызыксынуы бетсә, шунда ук туктыйбыз. Биюгә дә йөреп алдык, җырга бик басым ясамыйбыз. Хәзер менә рәсем ясау белән мавыга. Кибеттән альбом, буяулар ташыйбыз. Шулай ук йогага йөрибез. Берәр эш кушсам, “ярар, әни” ди. Шул сүзен яратам да инде. Без кечкенә чакта “хәзер” дибез дә, сузып йөри идек, – ди Резедә Шәрәфиева.



 
Җырчы Айдар Галимовның да хәзер инстаграмы бар. Ул анда балалары, дуслары белән төшкән фотоларны элә. Күптән түгел оныгы Сафия дә (олы кызы Гүзәлнең кызы, 2 яшь) бабасының инстаграмында пәйда булды. “Оныгым тугач, бер танышымны очраттым. Ул: “Хәзер җырчы, депутат кебек статусларың төшеп кала, син хәзер – картәти (бабай)”, – диде. Чыннан да, кадерле статус икән ул”, – ди җырчы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев