Миңа ярдәм кирәк!
Миңа бүген күңелсез... Кайвакыт миңа бик-бик күңелсез. Гел елыйсы килеп тора. Миндә депрессия, ахры... Мондый чакларда үзеңә ярдәм итеп буламы?
Люция Ибәтуллина, психолог:
Бик яхшы сорау! Үзеңә ярдәм итү юлларын эзлисең икән, бу инде – зур адым! Иң элек депрессия белән күңел төшүнең бер үк нәрсә түгеллеген аңлатып китим. Кәеф китү – вакытлы хис, берәр вакыйгага бәйле рәвештә барлыкка килә. Әйтик, яраткан күлмәгебез ертылды, ди. Кәеф төшә, шулай бит? Ә ул тиз генә күтәрелмәсә, бу хакта көннәр буе уйлап йөрсәк, безне сагыш басты, дибез. Сагышлануыбыз ике атнадан артыкка сузылса, безне берни дә кызыксындырмаса, депрессия турында сүз алып барырга туры килә. Монысы – авыру, аны табиблар белән дәваларга кирәк.
Ә менә кәефең киткәндә, сагыш басканда, үзеңә үзең дә ярдәм итә аласың! Миннән берничә киңәш:
1.Хисләреңне кабул ит. Кәефең төшкәнгә үзеңне битәрләмә. «Мин шат булырга тиеш!» – дип йөргәнче, «Әйе, миңа хәзер моңсу. Кайвакыт шулай да була», – дип үзеңне тынычландыру яхшырак.
2.Тәнеңне кайгырт. Безнең рухи тынычлыгыбыз физик халәтебезгә дә бәйле. Шуңа күрә күбрәк хәрәкәтлән. Урамда 10 минут йөреп керсәң дә, тәнеңдә шатлык гормоннары барлыкка киләчәк. Сагышыңны тәм-том белән басарга тырышма, дөрес туклан! Яшелчә, җиләк-җимешләр аша. Кирәк кадәр йокларга да онытма. Йокы туймау шулай ук кәефне төшерә.
3.Кечкенә эшне дә зур җиңү итеп кабул ит. Кәефсез чакта берни дә барып чыкмый кебек. Гади генә эш өчен дә үзеңне макта. Мәсәлән, гөлләргә су сип тә: «Мин булдырдым!» – дип әйтеп куй.
4.Дөрес шатлык чыганагы тап. Бу ни дигән сүзме? Хәзер аңлатам! Еш кына кәефебез китсә, телефоныбызны алып, бер максатсыз, социаль челтәрләрдә утырырга яратабыз. Ләкин бу безнең хәлебезне тагын да ныграк бетерә. Иң яхшысы – иҗат белән шөгыльлән, берәр документаль фильм кара, яраткан йорт хайваның белән уйна.
5.Вакытыңны якыннарың белән үткәр. Беркемне күрергә теләмәсәң дә, дустың белән сөйләшү яки әниеңә ашарга пешерергә булышу сагышыңны оныттырыр. Һичьюгы, саф һава сулап кер. Ә менә социаль челтәрләрдә утырмавың хәерле. Үз тормышыңны башкаларның ясалма сурәтләре белән чагыштыру бер дә файдага түгел!
Бу киңәшләр булышмый, озак вакыт кәефсезләнеп йөрисең икән, олылардан ярдәм сорарга оялма!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев