Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

«Минем мәктәп» бәйгесе җиңүчеләрен котладык!

«Минем мәктәп» бәйгесенә нәтиҗәләр ясалды. Җиңүче – Балтач районы Балтач урта гомуми белем мәктәбенең 6 «В» педагогик сыйныф укучылары. Җиңүчегә бүләкне үзебез мәктәпкә килеп тапшырабыз дип вәгъдә биргән идек. Сүзебездә тордык – Балтачта укучыларыбызга бүләкләрне тапшырдык.

«Сабантуй» журналы битләрендә ел дәвамында Республикабызның төрле белем йортлары белән «Минем мәктәп» сәхифәсендә танышырга мөмкин иде. Бәйгенең шартлары буенча, мәктәп укучылары үзләренең белем йортлары белән таныштырып инша язарга һәм видео төшерергә тиеш иделәр. Бәйгедә унга якын мәктәп катнашты.

Гөлчәчәк Гыйләҗева җитәкчелегендәге Балтач урта мәктәбе үз укучыларының уңышлары белән генә түгел, мәктәптәге чисталыгы, тәртибе белән дә сокландырды. Мәктәп китапханәсе, музее белән дә якыннан таныштык. Бүгенге көндә мәктәптә 800 дән артык укучы белем ала, тырыш, һәръяктан яңалыкка омтылучы 70 ләп мөгаллим белем бирә. «Бездә төрле милләт балалары, татар, рус, удмурт, мари һәм башка милләтнең  укучылары укый. Балаларның белемен, сәләт-талантларын ачу өчен барлык шартлар да тудырылган. Укытучылар коллективы да бердәм, белемгә омтылучан. Бәйгеләрдә, олимпиадаларда, имтиханнарда да сынатмыйбыз. Балалар өчен мәктәбебездә төрле түгәрәкләр эшли. Уңышларыбыз да горурланырлык», – ди, шушы мәктәптә 9 нчы ел директор булып эшләүче Гөлчәчәк Фидаил кызы. Мәктәп – Гөлчәчәк ханымның тормыш рәвеше икәнлеге аның һәр хәрәкәтеннән, эшеннән хәтта янып торган күзләреннән үк сизелә. Бер карыйсың, ул укытучылар янында, икенче карыйсың, укучылары, ә шул арада телефоннан мәктәптәге хуҗалык эшләрен дә тиз генә хәл итә.

Бәйгедә җиңү яулаган 6 «В» сыйныфы укучылар педагогик сыйныфы булып санала. Сыйныф җитәкчесе Гөлнар ханым сүзләренчә, укучылар белемдә дә, укудан тыш булган чараларда да актив. Педагогик сыйныф булгач, башлангыч сыйныф укучыларына да һәряклап ярдәм итәләр, хәтта үзләре укыталар да.

«Быел «Сабантуй» га язылдык. Ай саен укыдык. Әти-әниләргә, әйдәгез татарча журналга сыйныф белән язылыйк дигән тәкъдим белән чыккач, бер дә каршы килмәделәр. Рәхмәт аларга! Әдәбият, татар теле дәресләрендә укып, дәресләрдән тыш чараларда «Сабантуй» белән таныша башладык. Бәйгедә җиңүебез безнең өчен көтелмәгән шатлык булды. Укучылар да куандылар. Яңа елга истәлекле җиңү. Редакциягә укучыларны куандырганы өчен бик зур рәхмәт!» – ди сыйныф җитәкчесе.

Без дә бәйгебездә катнашкан һәр мәктәпкә, укучыларга үзебезнең рәхмәтебезне җиткерәбез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев