“Минем мәктәп” суперсервисы барлыкка киләчәк

Россиядә “Минем мәктәп” дип аталучы дәүләт суперсервисы булдырырга җыеналар. Электрон көндәлек һәм журналлар, балалар бакчасына һәм мәктәпкә язылу, имтихан һәм олимпиада нәтиҗәләре – барысы да шунда булачак. Россиянең Мәгариф министры Сергей Кравцов әйтүенчә, “Минем мәктәп” берничә сервис һәм мәгълүмат базасын үз эченә алачак. Бу әти-әниләр үзләренә кирәкле мәгълүматны тиз генә таба алсын, укытучылар, мәктәп белән һәрвакыт элемтәдә булсын өчен эшләнә. Суперсервис ярдәмендә балалар бакчасына чиратка басып, мәктәпкә, түгәрәкләргә язылып, көндәлек билгеләрне белеп, контроль эшләр, имтиханнарның нәтиҗәләрен карап булачак. “Минем мәктәп” төбәкләрдәге электрон системаларны да берләштерәчәк. Бу хакта “Российская газета” хәбәр итә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • Мөгаллимнәр белән күрештек Яшел Үзән шәһәренең 5 нче гимназиясендә милли мәсьәләләр буенча директор урынбасарлары,  татар теле һәм әдәбияты укытучылары, методик берләшмә җитәкчеләре катнашында узган методик семинарда «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина катнашты.
    122
    0
    0
  • Чаллыда кунакта Чаллы шәһәренең Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназиясенең уңышларын күзәтеп, андагы сәләтле укучылар белән танышырга күптән хыялланып йөри идек. Менә җай чыкты.
    363
    0
    1