Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

«МИННӘН БҮЛӘК» марафоны

23 февраль - Ватанны саклаучылар көне уңаеннан без - «САБАНТУЙ» журналы редакциясе «МИННӘН БҮЛӘК» дип аталган марафон игълан итәбез!

Узган ел әлеге марафон «ӘТИЕМӘ БҮЛӘК» исеме астында үткәрелде. Ә бу елны шартлар да, биремнәр дә шактый аерылып торачак. Марафоныбыз сезгә дә хуш килер дип ышанабыз! Әйдәгез, шартлар һәм биремнәр белән танышабыз, алар түбәндә:

«МИННӘН БҮЛӘК» марафонының шартлары:
 «САБАНТУЙ» журналына 2024 елның икенче яртыеллыгына язылу квитанциясен безнең вконтакте төркемебезгә юлларга https://vk.com/sabantuynet (сообщения);
Үзегезнең вконтакте битегез ачык булсын, юкса үтәлгән матур язмаларыгыз безгә күренмәячәк;
Эшләгән һәр биремне үзегезнең вконтакте битегезгә куйганнан соң сылтамасын безгә сообщенияга җибәрергә кирәк;
Биремне үтәгәндә «САБАНТУЙ» журналы вконтакте битендәге көннәрне күрсәткән рәсемебезне кулланырга һәм әлеге хештегларны да язарга онытмагыз:
#марафон #миннән_бүләк #миннэн_булэк #сабантуй_журналы #сабантуй_журналы100 #сабантуй100 #сабантуй_журналы_марафон

 Марафон биремнәре 5,7, 9, 12, 13,15,18 февраль көннәрендә төркемебездә урнаштырылып барачак:

 Марафон барышында без алты номинация буенча тикшерәчәкбез:  
«Иң иҗади яклаучым»
«Иң көчле яклаучым»
«Иң оста куллы яклаучым»
«Иң батыр яклаучым»
«Иң тапкыр яклаучым»
«Иң оста пешекчем»
Әлеге исемнәргә ия булучыларны «САБАНТУЙ» журналы редакциясеннән истәлекле бүләкләр һәм электрон дипломнар көтә! Ә калган барлык катнашучыларга электрон сертификатлар юлланачак! Уңышлар сезгә!

1 нче көн биреме:
«Таныш булыгыз - минем гаиләм»

Үзеңнең гаиләң белән таныштырып инша (сочинение) яз.
Иншада әтиең, абыең яки бабаң турында фактлар яки алар белән булган кызыклы хәлләрне яктырт. Язмаңны фото белән баетырга онытма.
#марафон #миннән_бүләк #миннэн_булэк #сабантуй_журналы #сабантуй_журналы_марафон

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев