Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

«Миннән бүләк» марафоны

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, укучыларыбызны «Миннән бүләк» марафонында катнашырга чакырабыз. Быел ул герой-шагыйрь Муса Җәлилнең Казандагы музей-фатиры белән берлектә үткәрелә һәм шагыйрьнең тууына 120 ел тулуга багышлана.

Катнашу шартлары:

Марафонда 7 яшьтән 13 яшькә кадәр балалар катнаша ала.

Әлеге QR-код аша үтеп, «Сабантуй» журналының «ВКонтакте» төркемендәге игъланга лайк куй һәм комментарийларда «КАТНАШАМ» дип яз, шунда ук үзеңнең һәм җитәкчеңнең исем-фамилиясен күрсәт. Игъланны үзеңнең «ВК»дагы битеңә күчер.

Биремнәргә җавапны #марафон #миннән_бүләк #миннэн_булэк2026 #сабантуй_муса_җәлил_120 #муса_җәлил_музей_фатиры #сабантуй_журналы_марафон хештеглары белән билгеләп, «ВК»дагы битеңә урнаштырып бар.

«Сабантуй» журналы һәм Муса Җәлил музей-фатирының телеграм-каналларына языл. 

https://t.me/muzjalil

https://t.me/sabantuyj

Марафон биремнәре 13–27 нче февраль көннәрендә «Сабантуй»ның «ВК»дагы битендә урнаштырылачак. 10 нчы март көнне «ВК»да туры эфир вакытында 5 номинация буенча җиңүчеләрнең исемнәрен әйтәчәкбез. Аларга Казанда узачак тәбрикләү чарасында диплом һәм истәлекле бүләкләр тапшыралачак. Барлык катнашучыларга да электрон сертификатлар юлланачак.

Уңышлар теләп, кызыклы җаваплар көтеп калабыз!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев