Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Нәби Дәүли исемен йөртүче Базарлы Матак гимназиясендә кунакта.

Октябрь ае мәктәп-гимназияләрдә очрашуларга бай булды.

Әлки районының Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясендә булган очрашу аеруча да күңелле үтте. Балалар Республикада нәшер ителүче - "Салават күпере" һәм "Сабантуй" журналларының баш мөхәррир урынбасарлары Гөлназ Ярмиева һәм Руфия Мөхетдинова белән күрешеп, балалар өчен чыгып килүче басмалар белән танышты.  Укучылар журнал сәхифәләренә сәяхәт кылып, видеолар тәкъдим иттеләр, викторина сорауларына дөрес җавап бирүчеләргә журналлар, китап кыстыргычлар тапшырылды. Шулай ук балалар Нәби Дәүли шигырьләрен сөйләделәр, бик матур җырлар башкардылар.. Балаларга редакция хезмәткәрләре белән очрашу оештыруда ярдәм иткәне өчен гимназия директоры Фәридә Госман кызына "Сабантуй" журналы исеменнән рәхмәт хаты тапшырылды. Дуслык күпере салынды, киләчәге якты булсын. Гимназия укучыларының иҗади эшләре республика басмаларында урын алсын дигән теләктә калабыз.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев