Очасы килә...

img_20160926_174635
Миңа бу җәйдә әни һәм аның дуслары белән Төркиягә бару бәхете елмайды.
Бу ил искиткеч: бар нәрсә ачык төстә, һавасы да үзгә. Бары да матур: табигать тә, кешеләр дә. Диңгез матурлыгына да сокланмый мөмкин түгел. Ул күзне иркәли, шул ук вакытта үзенә буйсындыра да. Сәяхәт вакытында биредә яшәгән халыкның тарихы белән таныштык, ярым җимерек архитектура истәлекләрен күзәттек, Төркиянең бөек кешеләре турында да белдек.
Ә парашютта очканда мин үземне кош кебек хис иттем. Ул тойгыны сүзләр белән генә аңлатып бетереп  булмый. Биеклек, иркенлек, каршы искән җил... Җиргә төшкәч тә, канатларны кагып, яңадан күккә күтәреләсе килә. Кызганыч, кешеләргә андый мөмкинлек бирелмәгән шул...
Ләйсән ХӘЙРЕТДИНОВА.
Чистай, 1нче лицей.
Укытучы: Дания Абдуллина.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • Күзгә яшьләр килде... Зур шатлыгым бар! Без, "Мирас" үрнәк балалар бию ансамбле, Санкт-Петербургта узган «Азимут» халыкара бәйгесендә җиңү яуладык!
    240
    0
    1
  • Рәхмәт чәе – тәмле чәй! Рәхмәт чәе нинди була дисезме? Безгә кунакка килегез. Андый чәй сезгә дә, һичшиксез, ошар. 
    401
    0
    3