Питрау
Питрау җитте – җәй бетте, ди халык. Җәйгә нокта куя торган бу бәйрәм эссе ел фасылының кыл уртасында уздырыла, югыйсә.
Питрау – христиан диненә караган милләтләр бәйрәме. Татарстанда аны керәшеннәр зурлап үткәрә. Бәйрәм славян халык календарендә 12 нче июльгә – Пётр һәм Павел исемле апостоллар көненә туры килә. Атамасы да «Пётр» исеменнән алынган. Элек Питрауны шушы апостолларны искә алу көне буларак билгеләп үтсәләр, хәзер аның асылы тулысынча үзгәргән. Бәйрәмнең нигезенә керәшеннәрнең борынгы мәҗүси йолалары, ышанулары салынган. Хәзерге вакытта Питрау Татарстанның керәшеннәр яшәгән барлык районнарында да уздырыла. 2008 нче елдан ул Республика керәшен мәдәнияте фестивале буларак үткәрелә.
Бәйрәмдә нишлиләр?
Питрау бәйрәме Сабантуйга охшаган. Бәйрәмдә төрле уен, ярыш-бәйгеләр үткәрелә. Болар барысы да җыр-биюләр белән үрелеп бара. Питрауның үзенә генә хас ярышлары да бар. Әйтик, себерке бәйләү, «Питрау тәкыясе» үрү, «Питрау гөлләмәсе» җыю шундыйлардан. Бәйрәмнең мөһим өлеше – Питрау чибәрен сайлау. Бәйрәмгә килгән иң чибәр кыз Питрау учагын кабызып җибәрә. Учак тирәсендә кичке түгәрәк уен башлана. Бу төнне болында күңел ачып үткәрәләр, «кояш каравыллыйлар», яшьләр үзләренә пар күзли. Питрауда кәләш сайлыйлар, Покрауда туй үткәрәләр, дигән әйтем дә бар хәтта.
Әйтемнәрнең «Питрау җитте – җәй бетте» дигәне дә юктан гына барлыкка килмәгән, әлбәттә. Ул эссе көннәрнең тәмамлануын, көз җитүен аңлатмый. Питраудан соң барлык тереклек дөньясында үзгәреш чоры башлана. Кошлар сайраудан туктый. 12 нче июлдән соң дару үләннәре һәм чәчәкләр дә җыймыйлар. Аларның файдалы үзлекләре тамырларына күчә. Шуңа күрә Питрау җәйне озату бәйрәме булып санала да инде.
Питрау әйтемнәре һәм сынамышлары
Питрауда көн аяз булса, ел яхшы килә.
Питрауда яңгыр яуса, тагын кырык көн һава торышы начар булыр.
Питрауда яңгыр яуса, печән чери, әмма уңыш яхшы була.
Әгәр Питрауга кала бер атна күке кычкырудан туктаса, көз тиз килер, Питрау үткәч тә бер атна кычкырса, озакка сузылыр.
Питраудан соң сандугачның теле бетә, үләннең тәме бетә.
Питрауга чаклы үләннең шифасы чәчәктә, Питраудан соң – тамырда.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев