Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

«Преспектива» күппрофильле 186 лицейда укучылар белән күрештек.

«Сабантуй» журналының 100 еллыгы уңаеннан мәктәп-гимназияләрдә очрашулар дәвам итә. Казан шәһәре Идел буе районында урнашкан «Преспектива» күппрофильле 186 лицейның 3 нче сыйныф укучылары редакция хезмәткәрләрен «Сабантуй»лы дәрескә кунак итеп чакырдылар.

 Бик иҗади укытучылар һәм укучылар укый икән биредә. Араларында шигырь язучылар да бар. Дәрес ребус чишүдән башланып китте. Балалар татарча мәкальне тиз укып бирде. «Әдәп башы – тел» дигән акыллы фикер яшеренгән иде ребуста. Тел турында фикер алышканнан соң, республикада чыгып килүче балалар матбугаты белән дә таныштылар. Без исә, редакция яңалыклары белән бүлештек. Язучы, журналист, «Сабантуй» журналының әдәби мөхәррире Айсылу Имамиева укучыларга үрмәкүч турында үзе язган әкиятне укыды. Ахырдан сыйныфлар ике комнадага бүленеп үзләре дә журнал чыгардылар, һәр битен рәсемнәр белән бизәделәр.  Тырышып хезмәт куйган «яшь журналист»лар бүләкле дә булды. Журналларны кулга алгач та, укытучылар да, укучылар да үзләренең язмаларын, ничек журнал битләрендә күреп булу турында сораулар бирә башлады. «Язудан беркайчан да туктамаска кирәк. Шигырь-әкиятләр, хикәяләр язасыз  икән, каләмегезне һәрвакыт чарлап торыгыз. «Сабантуй»  журналы  әдәбият, журналистика буенча  онлайн-дәресләр үткәрә. Шушы дәресләрдә катнашып белемнәрегезне тагын да арттырырга мөмкин. «Сабантуй» – ул иҗат мәйданы. Сездән кызыклы язмалар көтеп алабыз» – диде Айсылу Имамиева.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев