«Пушкин картасы». Ул нәрсә?

Быелның беренче сентябреннән Россиядә моңа кадәр тиңе булмаган проект гамәлгә керде. Ул «Пушкин картасы» дип атала. Әлеге карта 14-22 яшьтәге кешеләргә мәдәният оешмаларына билетлар алырга мөмкинлек бирәчәк. Быел картада 3 мең сум акча булачак. Киләсе елда исә әлеге сумманы биш меңгә кадәр үстерергә ниятлиләр. «Пушкин картасы»н Дәүләт хезмәтләре порталының «Почта Банк» бүлекчәсендә яки шушы банк офисларында алырга була. Картаның виртуаль һәм пластик вариантлары чыгарыла.
Яңа проект үсмерләргә һәм яшьләргә спектакльләр карарга, күргәзмәләрдә катнашырга, музейларда булырга мөмкинлек бирәчәк. Татарстанда әлеге проектта 80нән артык оешма катнашырга теләк белдергән. «Пушкин картасы» белән нинди мәдәни чараларга кертәчәкләр соң? Моны Культура.рф порталына урнаштырылган исемлектән карарга мөмкин.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Туган телем кадере «Балачак әдипләре» проекты кысаларында Йолдыз апа Шәрапова укучыларга бирем әзерләгән иде. Бик күп хатлар алдык. Кайбер эшләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.
-
Әнкәм теле – туган телем «Балачак әдипләре» проекты кысаларында Йолдыз апа Шәрапова укучыларга бирем әзерләгән иде. Бик күп хатлар алдык. Кайбер эшләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.
-
Чаллыда кунакта Чаллы шәһәренең Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназиясенең уңышларын күзәтеп, андагы сәләтле укучылар белән танышырга күптән хыялланып йөри идек. Менә җай чыкты.