ЯҢАЛЫКЛАР
Радик Юльякшинның машинасына килеп кергәннәр, ә ул нишләгән?
“Уфа менә шулай каршылады. Шәһәргә генә кердек. Светофорда торганда артыбызга машина килеп керде. ЮХИДИ хезмәткәрләрен чакырттык”, – дип елмаеп сөйли Радик үзе бу турыда. Әлеге күңелсез хәл аркасында...
“Уфа менә шулай каршылады. Шәһәргә генә кердек. Светофорда торганда артыбызга машина килеп керде. ЮХИДИ хезмәткәрләрен чакырттык”, – дип елмаеп сөйли Радик үзе бу турыда. Әлеге күңелсез хәл аркасында җырчыга съемкаларны да кичектерергә туры килә.
Радикның машинасына килеп кергән кеше – яшь егет. Бик чая, шук булып чыккан үзе тагын. “Тыныч кына барам. Карыйм, машинада текә егетләр бара. Болар белән танышырга кирәк дип уйладым. Ләкин шушыннан кала башка танышу ысулын тапмадым”, – дип шаярып сөйли анысы да.
Радик әлеге күңелсез вакыйганы уен-көлкегә генә борып җибәргән. Бөтен шоферлар шундый оптимист булса икән ул ә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев