Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Раяз Фасыйховка мәктәптә укыганда музыкага бәйле кушамат тагыла

– Мәктәп елларында Раяз ниндирәк укучы иде?– Мәктәптә Раяз тугыз ел гына укыды. Кечкенәдән артист буласым билгеле иде. Әти белән әнигә рәхмәт, бервакытта да: «Артист – һөнәрмени ул? Инженер бул, матем...


– Мәктәп елларында Раяз ниндирәк укучы иде?
– Мәктәптә Раяз тугыз ел гына укыды. Кечкенәдән артист буласым билгеле иде. Әти белән әнигә рәхмәт, бервакытта да: «Артист – һөнәрмени ул? Инженер бул, математик бул!» – дип башны катырмады. Сыйныфташлар: «Синең мырлап йөрүдән башка эшең юк инде», – дип көлеп йөри иде. Бүгенге көндә кайберләре белән күрешәбез, фикерләре, бәлки, үзгәргәндер. 9нчы сыйныфтан соң Арча педагогия көллиятенә укырга кердем. Шул көннән башлап, минем өчен икенче дөнья ачылды. Музыка белән тирәнтен кызыксына, өйрәнә башладым.

 – Мәктәп программасында иң яраткан әсәрең нинди иде?


 – Габдулла Тукайның «Исемдә калганнар»ы. Нәни Габдулланың көз көне бәрәңге алганда аякларын җылытырга дип туфракка тыгып торганда, апасы ялгыш кына аягын кисә. Аннан соң үги анасы кертми тора. Мондый сүзләре бар: «Мин ишекне ача алмыйм вә ишек төбендә аякларым бозга ябышып катканчы көтеп торам икән»... Печән базарына алып чыгып сатулары да хәтердә. Балачактан туңып, өшеп үскәч, ул ничек авырмасын да, яшьли үлмәсен инде!

 – Балачакта ябышкан берәр кушаматың бармы?


 – Без гаиләдә дүрт малай бит. Авыл агайлары исем белән истә калдырмыйлар да: «Композитор» дияләр иде.


Чыганак: "Шәһри Казан" газетасыннан алынды 

 9cbi0irou6g400k0sw4kwc0sg


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев