Үрнәк гаиләләр арасында Татарстанлылар да бар

"Татар информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүенчә, Россия күләмендә беренче мәртәбә үткәрелгән «Ел гаиләсе» бәйгесендә Татарстан вәкилләре Дилүзә һәм Руслан Хәбиевлар «Гореф-гадәтләрне саклаучы гаилә» номинациясендә җиңү яулаган.

"Ел гаиләсе" бәйгесенең төп максаты – гаиләнең дәрәҗәсен күтәрү, гаилә кыйммәтләрен саклау. Бәйгедә Россиянең 79 төбәгеннән 294 гаилә катнашкан. Җиңүчеләрне 5 номинация буенча ачыклаганнар: «Күп балалы гаилә», «Яшь гаилә», «Авылда яшәүче гаилә», «Россиянең алтын гаиләсе», «Гореф-гадәтләрне саклаучы гаилә». Кичә кич Мәскәүдә җиңүчеләрне тәбрикләү тантанасы булды.
Шулай ук җиңүчеләрнең гаилә тарихлары тупланган «Ел гаиләсе – 2016» дигән китап дөнья күрәчәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Күзгә яшьләр килде... Зур шатлыгым бар! Без, "Мирас" үрнәк балалар бию ансамбле, Санкт-Петербургта узган «Азимут» халыкара бәйгесендә җиңү яуладык!
-
Рәхмәт чәе – тәмле чәй! Рәхмәт чәе нинди була дисезме? Безгә кунакка килегез. Андый чәй сезгә дә, һичшиксез, ошар.
-
Кем нәрсә ярата? Кызлар иҗади һөнәрләрне үз итә, ә малайларга IT һәм спорт якын. Күптән түгел мәктәп укучылары арасында «Профилум» оешмасы уздырган сораштыру шуны күрсәткән.