Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Роберт Миңнуллинны искә алып

20 нче ноябрь көнне Казанның 149 нчы лицеенда танылган балалар шагыйре Роберт Миңнуллинның 75 еллык юбилеена багышланган әдәби-музыкаль чара узды.

Балалар шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән танышты. 2-19 нчы сыйныф укучылары үзләре дә Роберт Миңнуллинның шигырьләрен сөйләде, җырларын башкарды. Бу көнне Роберт абыйның остазы - балалар шагыйре Шәүкәт Галиевның да 95 еллыгы иде. Аны да укучылар искә алды. Бәйрәм ахырында барлык катнашучыларга  Роберт Миңнуллинга багышланган «Сабантуй» журналы бүләк ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев