Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Роберт Миңнуллинны искә алып

Казан шәһәре Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче гимназиядә шагыйрь Роберт Миңнуллин иҗатына багышланган чара узды. Аны 4 «Г» һәм 4 «Д» сыйныфы укучылары ата-аналар белән берлектә оештырган иде.

 Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче гимназия укучыларда татар теленә, әдәбиятына, гореф-гадәтләренә, йолаларына, тарихына кызыксындыру максатыннан төрледән-төрле проектлар алып бара. «Татар җыры» «Театр» фестивальләре ел саен уңышлы уза. Роберт Миңнуллинга багышланган чара да гимназиядәге «Шәхесләр» проекты кысаларында үткәрелде. Чарада Роберт абыйның хатыны Клара Миңнуллина да чакырылган иде.

«2 гимназия безнең өчен истәлекле. Чөнки минем кызым Таңсылу шушы гимназиядә укыды, белем алды. Гимназиядә бер гаилә булып яшәдек. Биредә татар теле камил дәрәҗәдә бирелә. Гимназиядә укыган укучылар яхшы белем, тәрбия алып тормышта һәрберсе үз урынын таба, уңышларга ирешә. Робертның иҗатына игътибар биреп, «Шәхесләр» проектына аны да керткәнегез өчен рәхмәтемне җиткерәм. Сезнең кебек укучылар булганда – Роберт абыегызның да иҗаты яши» – диде Клара ханым.

         Соңыннан Роберт абый белән ничек танышулары, ничек яшәүләре турында тәфсилләп сөйләде. Гимназия китапханәсенә Роберт абыйның күптән түгел генә яңадан басылган китабын бүләк итте.

         Әлеге чарага гимназия гаиләләрне дә җәлеп иткән. Укучылар гына түгел, әти-әниләр дә шагыйрьнең шигырьләрен укып, җырларын башкарды.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев