Рөстәм Гайзуллинның балалары әтиләренең бер карашыннан да курка

Рөстәм Гайзуллин үзенең "Ирек мәйданы" газетасына биргән интервьюсында Рамазан белән Нурсолтанны тәрбияләү ысуллары белән бүлеште:
- Мин — бик усал әти. Кайвакытта балаларымны кызганып та куям. Җәза бирәм. Почмакка бастырып газапламыйм анысы. Күз карашымнан куркалар. Мин аларның чип-чиста, матур итеп татарча сөйләшүләре белән горурланам. Урысча акцент белән сөйлиләр. Өйрәнерләр әле. Татар гаиләсендә “Пушкин теле” белән сөйләшкән балаларны яратмыйм. Бу дөрес түгел дип уйлыйм. Һәр кешенең үз эше инде анысы. Олы улым Рамазан мин белем алган 13 енче гимназиядә беренче сыйныфта укый. Энесе белән мөнәсәбәтләре яхшы. “Абыем”, “энем” дип эндәшәләр. Кечкенәсе теләсә нинди ситуациядән чыга. Ялагай, хәйләкәр. Олысы 1 яшь тә 9 айда абый булды бит. “Энеңне кара, әниеңә булыш”, — дип тәрбияләнгән бала Рамазан. Нурсолтан абыйсына суга, елата. “Ник “сдача” бирмисең?” — дигәч: “Әти, ничек сугыйм инде, мин суксам сеңә бит ул”, — ди. Аларны тәрбияләргә вакыт бик булмады, шуңа үземне гаепле саныйм. Кечкенәсе гимнастика, акробатика ягыннан талантлы. 3 яшеннән бирле шуның белән мавыга. Олысы кечерәк вакытта җырлап маташкан иде. “Җырга бирелерлек моңы юк, ияләштермәскә кирәк”, — дип уйлаштык. Самбога, бию түгәрәгенә йөри.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Туган телем кадере «Балачак әдипләре» проекты кысаларында Йолдыз апа Шәрапова укучыларга бирем әзерләгән иде. Бик күп хатлар алдык. Кайбер эшләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.
-
Әнкәм теле – туган телем «Балачак әдипләре» проекты кысаларында Йолдыз апа Шәрапова укучыларга бирем әзерләгән иде. Бик күп хатлар алдык. Кайбер эшләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.
-
Чаллыда кунакта Чаллы шәһәренең Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназиясенең уңышларын күзәтеп, андагы сәләтле укучылар белән танышырга күптән хыялланып йөри идек. Менә җай чыкты.