Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Сабан туйга – «Сабантуй» журналы!

Сабан туе – халкыбызның иң яратып көтеп алган милли бәйрәме. Бәйрәмгә әзерлек берничә көн алдан башлана.

Сөлге җыю йоласы гомер-гомергә авылларда матур бер гадәт булып саналган. Бу гореф-гадәт бүгенге көндә дә саклана. Казан Сабан туена да бүген бүләк җыю бәйрәме узды. «Сабантуй» журналы  редациясе  дә мондый чарадан читтә калмады. Камал театры янындагы бәйрәмгә халык та күпләп килгән. Җыр-моң, гармун тавышын бүлеп җигүле атлар килеп тутады. 
«Сабантуе бәйрәме – Сабантуй журналыннан башка узмый. Без дә үзебезнең Республикада чыгып килүче балалар басмаларын  бүләк итәбез. Милли уеннарда катнашып, җиңгән балаларга журналларыбыз ошар дип өметләнәбез» – диде Руфия Мөхетдинова, бүләкләрне тапшырып.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев