Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

«Сабантуй» мәзәкләре

😀😀😀

– Дәү әти, яманлыкка яхшылык белән җавап бирергә кирәк, дисеңме әле?

– Әйе, улым.

– Алайса, мин ялгыш кына синең күзлегеңне ваттым, кинога һәм туңдырмага акча бир әле, ә?


 

Әнисе улына:

– Мә, улым, акча. Кибеттән ике кило алма алып кайт, кара аны, сатучы апаңа әйт, әйбәтләрен генә салсын. Табынга, кунаклар алдына куярга, диген.

Бераздан улы кайтып керә:

– Әйбәтләрен генә алдым, әни. Мин аларның барысын да үзем кабып карадым, бар да тәмле.


 

– Әти, тешем сызлый.

– Менә шушы даруны капсаң, сызлавы бетәр.

– Юк, дару кирәкми, әни, минем тешемнең конфет чәйнисе килә... 


 

– Әнием, мин сине бик яратам.

– Ә тагын кемне яратасың?

– Әтине һәм… телефонны.

 

– Улым, бар, кибеткә барып кайт әле.

– Ә тылсымлы сүз?

– Интернетыңны өзәм!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев