ЯҢАЛЫКЛАР
«Сабантуй» мәзәкләре
Көлү гомерне озайта
Укучы «бишле»гә җавап бирә. Укытучы аның көндәлеген сорый.
-
Мин аны бүген өйдә онытып калдырганмын шул, – ди укучы.
-
Минекен ал! – дип пышылдый аңа партадашы.
****
-
Улым, дәресләреңне кайчан әзерлисең инде?
-
Кино карап бетергәч.
-
Кино карап бетергәч соң була.
-
Әни, белем алырга беркайчан да соң түгел!
****
-
Айрат, ике икең ничә?
-
Дүрт.
-
Дөрес. Менә сиңа шуның өчен дүрт кәнфит.
-
Эх, белгән булсам, 16 дип әйтер идем...
****
Укытучы:
-
Сәлим, Панама каналы турында сөйлә әле.
-
Безнең телевизор андый каналны күрсәтми шул...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев