Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

«Сабантуй мәзәкләре»

Көлү - гомерне озынайта. Әйдәгез, бер көлеп алыйк.

Күрше абый Алмазга:

– Яле, Алмаз, «5»леләреңне күрсәт әле!

– Их, абый, үземнең дә күргәнем юк шул…

 

Укытучы:

– Кәрим, дцресен әйт әле, синең өй эшеңне кем эшләде?

– Белмим, Әлфия Әмировна, мин ул вакытта йоклый идем инде...

 

– Илнар, нигә дәрескә килмәдең? – дип сорыйлар малайдан.

– Башым авыртты..

– Ә нигә урамда уйнап йөрисең?

Укытучы апа: «Башыгыз авыртса, саф һавага чыгыгыз», – дигән иде бит.

 

– Әрмән телен каян шулай яхшы беләсең?

– Безнең мәктәптә инглиз телен әрмән кешесе укыта...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев