Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

«Сабантуй» мәзәкләре

- Самат, син нигә шулкадәр вак язасың? - Хаталар күренеп тормасын дип...

​​​​​

  • Әти, миңа барабан ал әле!

  • Улым, эштә дә тавыштан туям, ә син «барабан» дисең...

  • Әтием, ал инде, мин анда син йоклаганда гына уйнармын.

 

***

Әнисе Азатка:

  • Контроль эшеңдә ничә бирем иде?

  • Сигез.

  • Ничәсендә хата җибәрдең? 

  • Берсендә генә!

  • Димәк, калганнары дөрес?

  • Калганнарын эшләргә өлгермәдем...

 

***

Алсу әнисенә зарлана:

  • Вакыт шундый тиз үтә: уянырга өлгермисең, инде мәктәпкә соңга каласың...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев