«Сабантуй» мәзәкләре
– Наил, ник дәрескә соңга калдың? – Аяк асты бозлавык; бер адым алга, ике адым артка атларга туры килде. – Ничек килеп җитә алдың соң? – Кире борылдым да өйгә таба атладым.
Татар теле дәресендә укытучы:
– Без юынабыз, сез юынасыз, алар юына. Бу кайсы заман була?
– Якшәмбе көн...
*******************************
– Улым, син нигә инде җиденче тапкыр тешеңне чистартасың?
– Атна буена җитсен дип...
*********************************
Математика дәресендә укытучы тактага өчпочмак фигурасын сыза да:
– Балалар, әйтегез әле, ничә почмак бар? – дип сорый.
Бер малай аптырап тормый:
– Ике, – дип ашыгып җавап бирә.
– Ярар, ике булса, сиңа да «икеле» куям.
– Эх, «биш» дип әйтәсе калган, – дип уфтанып куя малай.
******************************
Контроль эш вакытында укытучы:
– Камил, син Энҗенең дәфтәренә бишенче тапкыр карыйсың инде!
Камил:
– Энҗенең язуы шундый аңлаешсыз булганга мин гаеплеме?!
*********************************
Укытучы урамда Кәримне очраткач:
– Кәрим, син нигә дәрескә килмәдең? – ди.
– Тешем сызлады, апа.
– Алайса нигә урамда йөрисең соң?
– Иптәшләр мәктәптән кайтты бит инде. Теш сызлавым да бетте.
*******************************
Әтисе:
– Электрон көндәлегеңне күз яшьсез карап булмый. «Икелеләр» җәелеп ята. Моннан соң телефонны кулыңа да алмыйсың!
Малай:
– Әгәр әнигә өй эшләрен син эшләгәнне әйтсәм, ул синнән дә телефонны алачак.
***************************
– Булат, син такта янында авызыңа су капкандай басып торасың, ә урыныңа утыру белән сөйләшә башлыйсың.
– Такта янында кем белән сөйләшим соң?
****************************
– Нишләргә инде, яраткан этем югалды...
– Инстаграммга игълан бир.
– Бирүдән ни файда, ул бит интсаграммда теркәлмәгән.
****************************
Ата-аналар җыелышыннан кайткач, әтисе, көрсенеп кенә, улыннан:
– Сезнең сыйныфта иң ялкау кешене белмисеңме?! – дип сорый.
– Юк, әти, белмим, – ди улы.
– Ә бәлки әйтерсең, барлык укучылар мәсьәлә чишкәндә кем тик утыра?
– Ә-ә-ә, алдан ук шулай диләр аны! Ул – безнең укытучыбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев