«Сабантуй» журналының апрель саны чыкты
Тукай аен «Сабантуй» журналы белән каршылыйк әле!
Апрель тышлыгында кем дисезме? Казанның 186 нчы күп профильле «Перспектива» лицеенда белем алучы укучыбыз Әскәр Җамалиев! Ул кечкенәдән Г.Тукай, М.Җәлил шигырьләрен тыңлап, өйрәнеп үскән егет. Фотокомикста аның белән тагын да якыннан таныштырдык.
Ырă кун пултăр! Нинди телдә дип аптырыйсызмы? Чуаш телендә! Бу санда укучыларыбызга чуаш милли ризыгы – хуран кукли – җиләкле пилмән турында сөйләдек.
Комиксларны яратып көтүче укучыларыбыз турында да онытмыйбыз. Габдулла Тукай әсәрләренә нигезләнгән сурәтләрне дәвам итәбез. Апрельдә сезне «Гадаләт» дип аталган комикс каршы ала.
«Күңелле тәнәфес»тә Габдулла Тукай иҗаты буенча белемнәрне тикшерәбез. Кызыклы биремнәрне эшләргә ашыгыгыз, дуслар!
Телефонда күпме вакыт үткәрергә ярый? Интернетта үзеңне ничек тотарга? Бу һәм башка телефонга кагылышлы сораулар турында «Әхлак дәресләре» сәхифәсенең яңа чыгарылышында сөйләштек.
«Каләмдәш» битләре укучыларыбызның иҗаты белән таныштыруын дәвам итә. «Әдипләребез» сәхифәсе исә Алмаз Гыймадиевнең шаян хикәясе белән баетылды.
Шулай ук яңа санның «Хәерле юл» сәхифәсендә велосипедчы кагыйдәләренә тукталырбыз. Үзеңне юлда ничек тотарга? Ничә яшьтән велосипедта йөри башларга рөхсәт ителә? Боларга җавапны сез 16-17 нче битләрдә табарсыз.
«Мәшһүр ватандашлар»да Совет Социалистик Республикалар Берлегенә нигез салучы, танылган революционер Владимир Ленин турында кызыклы мәгълүмат белән танышырга мөмкин. Шулай ук аның турында видеоролик та бар.
«Сабантуй»ны укыгыз, «Сабантуй»ны һәр йортка яздырыгыз, дуслар!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев