«Сабантуй» журналының февраль саны чыкты
Кышның соңгы аен башладык. Әйдәгез, «Сабантуй» журналының февраль саны язмалары белән тизрәк танышыйк!
Чын татар егете нинди булырга тиеш? Кыю, көчле, әмма шул ук вакытта тыйнак һәм аз сүзле. Тышлыкта сезне нәкъ шундый Арча егете каршы ала. Самир Ахунов көрәш белән шөгыльләнә, хоккей, регби уйнарга ярата. Фотокмикс батыр егет белән якыннанрак таныштырыр.
2026 нчы елда Муса Җәлилнең тууына 120 ел тула. Ватанны саклаучылар көне уңаеннан укучыларыбызны «Миннән бүләк» марафонына чакырабыз. Биремнәр бөек шагыйрь иҗаты белән бәйле. Марафон Муса Җәлилнең Казандагы музей-фатиры белән берлектә чынга ашырыла. Катнашу шартлары турында журнал битләре сөйләр.
Татар халкы элек-электән итле ризыклар пешергән. «Милли ашлар» сәхифәсендә укучыларыбызга өчпочмак пешерү серләре турында сөйләрбез. Шулай ук язма видео белән баетылды.
Габдулла Тукай әсәрләренә нигезләнгән комиксларны дәвам итәбез. Бу санда сезне «Чылбырдагы эт» дип аталган матур рәсемнәр сериясе көтә.
«Әхлак дәресләре» сәхифәсендә бу юлы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин туклану әдәпләре белән таныштырыр. Тулырак – 10-11 нче битләрдә!
23 февральгә әтиләрегезгә нәрсә бүләк итәсез? Әле уйламадыгызмы? 18 нче бит сезгә ярдәмгә килә!
«Каләмдәш» битләрендә, гадәттәгечә, укучыларыбызның иҗаты урын алды. Ә «Әдипләребез»дә февраль аенда Айгөл Әхмәтгалиева әсәрен укый алырсыз.
«Хәерле юл» сәхифәсе сезгә машина өчен махсус утыргыч сайлау турында файдалы киңәшләр биреп үтәр.
Шулай ук яңа санда бергәләп киләчәккә һөнәр сайларга өйрәнербез. Монда безгә психолог Люция апа Ибәтуллина ярдәмгә килер.
«Мәшһүр ватандашлар»да җырчы Федор Шаляпин турында кызыклы мәгълүмат алырсыз. Әле аның турында видеоролик та бар, тизрәк карарга ашыгыгыз!
«Сабантуй»ны укырга онытмагыз, дуслар!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев