Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

«Сабантуй» журналының язылу кампаниясе бәйрәме

24 октябрь көнне Г.Тукай әдәби музеенда (Габдулла Тукай урамы, 74 йорт) «Сабантуй» журналының язылу кампаниясендә актив катнашкан тәрбияче, укытучыларны бер мәйданга җыйдык.

Казан шәһәре, Лаеш, Биектау, Балтач районнарыннан килгән кунакларыбызны журналларыбызның баш мөхәррире Зилә Зиннур кызы Фәйзуллина сәламләде, җылы теләкләрен, рәхмәтләрен җиткерде. «Саба мендәрләре» остаханәсе әзерләгән милли орнаментлы бүләкләр беркемне дә битараф калдырмады. Чара Г.Тукай әдәби музеена экскурсия белән тәмамланды.

Киләчәктә дә хезмәттәшлегебез дәвам итәр дип өметләнәбез. Журналларыбызны яратып укуыгыз өчен зур рәхмәт сезгә!

Барлык фотолар Вконтакте социаль челтәрендә.

 

https://vk.ru/album-33407343_301207221 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев