«Сабантуй»лы Яңа ел бәйрәме
“Әкиятче сыйныф” бәйгесендә беренче катнашучылар: Арча районы Түбән Аты мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучылары. Сыйныф җитәкчесе Хәмидуллина Зөлфия Ясәви кызы.
Борынгы заманда түгел, шушы көннәрдә урман җәнлекләре өр-яңа елны каршыларга әзерләнеп йөриләр икән. Ләкин һаман да кар яумавы барысын борчуга салган: ямь-яшел чирәм өстендә ничек итеп тау шуарга инде, кар бабай ясап та булмас,чаңгыга басып бәскә төренгән агачларга карап сокланасы да килер бит?!
2025 нче ел хуҗасы Елан кипкән куаклар арасыннан шуышып чыккан да:
-Тапкансыз кайгырыр сәбәп! Мин 2026 нчы ел хуҗасы булырга да каршы түгел! Кешеләр яшел чирәмле вакытта бик куңелле итеп Сабантуй бәйрәме ясыйлар. Яумаган карны көтеп хафаланганчы, без дә Яңа ел урынына Сабантуйны бәйрәм итик,-дигән.
Еланны Яңа елның хуҗасы итәселәре килмәсә дә, бәйрәм итәсе килү теләге көчле булган шул. Иртәгә Сабантуйга әзерлек җыелышында очрашырга килешеп, урман җәнлекләре таралышканнар. Елан урман хуҗасы Шүрәлене чакырырга булган: ул Былтырдан белә булыр, нинди икән ул Сабантуй,тничегрәк бәйрәм итәләр икән аны?
Кояш чыгып, көн яктыруга, яшел чыршылы аланга җәнлекләр,кош-кортлар кабат җыелышкан. Елан чакыруы буенча килгән Шүрәле сүз алган:
-Сабантуй бәйрәмендә уземнең дә булганым юк. Менә тиздән Былтыр дустым килеп җитәр. Сабантуй турында ул сөйләр, аннан бергәләп Сабантуй бәйрәмен үткәрербез,- диеп җаваплаган.
Күп тә үтми,урман читендә җигүле Ат күренгән. Дилбегәне тоткан Былтырның җиргә сикереп төшүе булган, ябалак-ябалак йомшак кар ява башлаган. Яңа ел могҗизасын күрегез әле сез?!
Җәнлекләр шатланырга да өлгермәгәннәр, Былтыр Шүрәле белән күрешкән дә җәнлекләргә болай дигән:
-Дусларым,Сабантуй бәйрәме язгы эшләр тәмамлангач кына бәйрәм ителә ул.Беләсезме,бу зур бәйрәм исемен йөрткән бик матур балалар журналы да бар бит!Мин Яңа 2026 нчы ел - Ат елы белән котлап,сезгә бүләк итәргә диеп,”Сабантуй” журналының декабрь санын алып килдем! “Сабантуй” журналы килгән көн балалар өчен чын бәйрәм ул,сез дә рәхәтләнеп бәйрәм итәрсез!- дигән дә һәр җәнлеккә биштәреннән алып өр-яңа журналлар тараткан.Куяннар,чыршы төбенә утырып, көлдергеч укый-укый көлешкәннәр,төлкеләр тәмле ризык пешерү тәртибен өйрәнергә тотынганнар,Чыпчыклар зифа чыршыга кунып,җыр башлаганнар.Ябалак журналдагы башваткычны чишәргә уйлаган,ә Тукран буягычны ошаткан. Шүрәле белән Былтыр учак ягарга утын әзерләгәннәр,чыршыны бизәгәннәр.Ул арада кар ява-ява шугалак та әзер булган.Кыскасы,”Сабантуй”лы Яңа ел бәйрәме гөрләгән.
Бәйрәмнең иң күңелле бер җирендә Былтырның җигеп килгән Аты да телгә килеп кешнәп җибәргән;
-Миһаһаам!Яңа елның хуҗасы үзем булам. Бөек Тукаебыз без- Атлар турында да үлемсез әсәрләр иҗат иткән бит.Ә яңа елда Тукаебызның зуур юбилее килеп җитә!
- Кайсссы әсссәрләре сссезнең турыда ссөйли?-дип ысылдаган Елан.
- “Пар ат”,”Арба,чана,ат”,”Һәркем эштә”.Ә”Шүрәле”дәге Былтырның аты менә мин үзем булам,-дип кешнәп көлгән Ат.
-Әйе,Ат дөрес сөйли,дип кушылган Былтыр.Яңа елның- Ат елының һәр көне тыныч булсын,татар яшәгән һәр йортка”Сабантуй”журналы бәйрәм рухы,күңел күтәренкелеге алып керсен!Былтыр кебек батыр егетләре,Шүрәле,Су анасы кебек тылсым ияләре булган милләтебез яшәсен,чәчәк атсын!Минем Атым быел һәр авылга,шәһәргә,җирлеккә Яңа елны алып килә,”Сабантуй” журналы кебек матур теләкләрен җиткерә. Ә хәзер без Казандагы чыршы бәйрәменә юл тотарбыз:
Җиктереп пар ат,Казанга туп-туры киттем карап...
-Мин дә сезнең белән барам,-дигән Шүрәле.- Ә”Сабантуй” укучы дусларыбызга”Дәвам ит...” рубрикасында катнашып,”Пар ат”ны үзгә итеп язып бетерергә тәкъдим итик.Төсле утлары белән балкыган Казанның серлелегенә сокланмый,иҗат итми һич мөмкин түгел бит!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев