Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

"Сабантуй" башваткычлар ясаучы Зөфәр абый белән хушлашты

15 ел буе "Сабантуй" журналы битләре аша Татарстан балаларын сканвордлары, ребуслары, башваткычлары һәм уйлагычлары белән сөендереп торган Зөфәр абый Хисамов 77 яшендә якты дөньядан китеп барды. Редак...

15 ел буе "Сабантуй" журналы битләре аша Татарстан балаларын сканвордлары, ребуслары, башваткычлары һәм уйлагычлары белән сөендереп торган Зөфәр абый Хисамов 77 яшендә якты дөньядан китеп барды. Редакциябез зур югалту кичерде. "Сабантуй" хезмәткәрләре Зөфәр абыйның гаиләсенең, якыннарының олы кайгысын уртаклаша.
Фото: tatar-inform.ru
Айга бер тапкыр елмаеп килеп керүче Зөфәр абыйны барыбыз да ярата идек. Бизәлеш мөхәррире еш кына көтеп алган яңа ребусны кулына алу белән "Зөфәр абый, ник кул көчегезне бетереп шулай вак-вак бизәп торасыз?! Компьютерда эшләп атабыз аны, сез төзегез генә!", - дия иде. Зөфәр абый гел: "Мин ярты-йортылы эшли белмим, кызлар, булгач - булсын, үзем бизим. Яратып ясыйм мин ул рәсемнәрне", дип җавап кайтара иде. Редакциябез башка бинага күченгәндә дә "Ничек итсәк итик, Зөфәр абыйның рәсемнәрен ташламыйк!", дип сүз куештык. Чөнки аның һәр башваткычы һәм ребусы кулдан ясалган бик матур рәсемнәр белән бизәлгән булыр иде. Каралама гына бит бу, дип түгел, ә җиренә җиткереп, бөтен күңелен биреп эшләгәне әллә каян күренеп тора шул.
Зөфәр абыйның авырганын белә идек. Операция кичергәнен дә үзе әйтте. Хастаханәгә ятар алдыннан да "менә, запаска булыр, күп итеп ясадым", дип бер кочак башваткыч кертеп чыкты ул. Төгәл сүзле, тирән фикерле һәм бик җаваплы кеше буларак белә идек Зөфәр абыйны.
Һөнәре буенча ул - укытучы. 65 яшенә кадәр балаларга белем биргән, фәнни тикшеренүләр белән шөгыльләнгән, Татарстанның атказанган мәктәп укытучысы дигән исемне йөрткән чын мөгаллим ул.
Кроссвордлар һәм сканвордлар ясау Зөфәр абый өчен хобби гына. Башваткычлар төзүдән тыш ул тагын сканвордлы басмалар чыгару, нәниләр өчен китапларны иллюстрацияләү белән дә шөгыльләнә. "Минем бер хыялым бар - татарча ребуслар-башваткычларымны туплап китап чыгарасым килә әле", - дип серен чишеп киткән иде Зөфәр абый соңгы күрешүебездә...
Фото: tatar-inform.ru
Фото: tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев