Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

«Сабантуй»да бүләк бар!

Искиткеч яңалык: «Сабантуй» журналына язылучыларга басманың июль саны белән бүләк тә киләчәк!

Искиткеч яңалык: «Сабантуй» журналына язылучыларга басманың июль саны белән бүләк тә киләчәк! Һәр укучыбызга заманча эчтәлекле, кызыклы бизәлешле ябыштыргыч әзерләдек! Сер итеп кенә әйтәбез: сезне журналның алдагы саннарында да бүләк көтә. Башка төрле, ләкин шулай ук бик шәп күчтәнәчләр!

Журнал үзе дә менә дигән күчтәнәч, анысы. Сан саен яңа рубрикалар, мавыктыргыч бәйгеләр, кызыклы уеннарга баеп тора. Әйтик, июль саны экология темасына багышлана. «Сабантуй»ның бу саны белән бергә чүпне ничек аерып ташларга кирәклеген һәм җәйне ничек сакларга булганлыгын өйрәнеп тә, Татарстанның биш төп экопочмагы белән танышып та булачак.

Экопочмак димәктән, «Сабантуй» журналы шул исемдәге бәйге игълан итә. Сезнең яраткан экопочмагыгызны күрәсебез килә! Бәлки, сез яшәгән шәһәр яки авыл янындагы урмандыр ул? Йә булмаса, челтер чишмәдер? Әлеге почмакның бик матур булуы яки, киресенчә, игътибар таләп итүе, ярдәм соравы да мөмкин. Кыскасы, табигатьнең күңелегезгә якын урынын күрергә телибез!

Моның өчен нишләргәме?

1.Инстаграм битендә шул урынның фотосын урташтырып, берничә җөмлә белән аның кай җирдә булуын (район, шәһәр яки авыл атамасын), үзенчәлеген языгыз.

2. Фото астына @sabantuy_journal аккаунтын һәм #экопочмак хэштегын куярга онытмагыз!

Бетте дә! Шушы шартларны үтәсәгез, бәйгедә катнашасыз дигән сүз. Җиңүчене 1 сентябрь көнне махсус программа ярдәмендә очраклы рәвештә билгеләячәкбез. Ә бүләккә – ташбака! Әйе, күбесенчә үләннәр белән тукланучы, һәр өйдә яши ала торган иң тыныч җан иясе! Шундый дус турында күптән хыяллана идегезме? Димәк, бәйгедә катнашырга ашыгыгыз!

«Сабантуй»ның бүләкләре – сезнең өчен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев