«Сабантуй»да – йорт хайваннары

Иң зур йомырка салган тавык, маникюр ясаучы песиләр, иң күп сөт биргән сыер һәм башка бик күп шаккатыргыч җанварлар турында беләсегез киләме? Тизрәк «Сабантуй» журналының 7 нче санын алыгыз! Бу сан йорт хайваннарына багышлана. Укучылар «зоосакчы» Аслан Миргаязов белән танышыр. «Беләсем килә» сәхифәсендә «Нинди йорт хайваны сайларга?» – дигән сорауга җавап табар. «Сабантуй» журналы тәкъдим иткән мастер-класслар ярдәмендә песи өчен тырнак кайрагыч һәм йомшак уенчык ясарга өйрәнер.
Өйдә яшәмәүче йорт хайваннары да була. Аларның файдасы, бу җанварлар куйган рекордлар, алар белән бәйле мәкальләр – кызыклы уен-биремдә. Күпләр яратып өлгергән «Zooдөнья» сәхифәсе исә тутый кош белән таныштыра. Рәсем ясарга яратучылар «Сабантуй» белән бергә куянның 3D рәсемен ясарга өйрәнә ала.
«Ярыш мәйданы» сәхифәсе кызлар футболы турында сөйли. Бу санда шулай ук кызыклы фотокомикс, журнал укучылар иҗаты, мәзәкләр, сканворд, танылган язучы Әхәт Гаффарның «Чикләвектә» хикәясеннән өзек һәм, әлбәттә, бик күп уен-биремнәр бар. «Җәйге каникулда кая барырга?» – дип баш ватсагыз да «Сабантуй»ны укыгыз! Журнал балалар өчен кызыклы булырдай бик күп урыннар һәм чараларны барлады. Җәегез күңелле һәм файдалы узсын!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Телләр белгән – илләр гизгән «Балачак әдипләре» проекты кысаларында Йолдыз апа Шәрапова укучыларга бирем әзерләгән иде. Бик күп хатлар алдык. Кайбер эшләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.
-
Азнакайдан шигъри сәлам Исәнмесез, “Сабантуй” журналы хезмәткәрләре! Сезгә Азнакай шәһәре 9 нчы урта мәктәбенең “Яшь каләмчеләр” түгәрәгенә йөрүче укучылар иҗат иткән шигырьләрне тәкъдим итәбез. Шигырьләребез сезгә дә, журнал укучыларга да ошаса, бик шат булыр идек.
-
Мөгаллимнәр белән күрештек Яшел Үзән шәһәренең 5 нче гимназиясендә милли мәсьәләләр буенча директор урынбасарлары, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, методик берләшмә җитәкчеләре катнашында узган методик семинарда «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина катнашты.