Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

“Сабантуй”лы очрашулар дәвам итә

"Сабантуй" журналы үз укучыларын барлауны дәвам итә.

“Сабантуй" журналы үз укучыларын барлауны дәвам итә. 24 ноябрь көнне редакция хезмәткәрләре Казан шәһәренең 35 нче лицеенда кунакта булды. Очрашуда 1-4 сыйныф укучылары катнашты. Лицей, яшь булуына карамастан (2012 елда гына ачылган), монда 1900 ләп укучы белем ала. Биредә дәрестән тыш чаралар еш үткәрелә икән. Милли эшләр һәм милли тәрбия буенча директор урынбасары Миләүшә ханым Ханнанова сүзләренчә, балаларда кечкенәдән татар теленә мәхәббәт уяту максатыннан, төрле очрашулар, кичәләр оештырыла, язучылар һәм шагыйрьләр – лицейның даими кунаклары. 

“Сабантуй”лы очрашуда укучылар басманың тарихы һәм даими сәхифәләре белән дә таныштылар, YouTube каналдагы мавыктыргыч һәм файдалы видеолар карап, гыйлемнәрен арттырдылар. Үз осталыкларын, сәләтләрен күрсәтеп, викториналарда дөрес җавап бирүче нәни дусларыбызга журналлар бүләк иттек. “Сәйдәш остаханәсе” сәхифәсенең даими авторы Аида Яруллина укучылар белән мастер-класс та үткәрде. Балалар, якынлашып килүче Әниләр көне уңаеннан, үз куллары белән әниләренә бүләккә открытка ясадылар. Очрашу-бәйрәмдә татар телендә шигырьләр, җырлар яңгырады, укучылар бик рәхәтләнеп татарча биеп тә күрсәттеләр.

Мондый очрашуларга балалалар сусаган икән, дигән нәтиҗәгә килеп, киләчәктә аларны даими үткәрергә дип сөйләшеп, укучылар белән саубуллаштык. Яңа елдан Казан шәһәренең 35 лицее укучыларына альтернатив язылу юлы белән "Сабантуй" журналы килеп торачак. Мондый чара үткәрүдә ярдәмнәре өчен лицей коллективына рәхмәтебезне җиткерәбез.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев