Суда сак булыгыз!

Бу көннәрдә республикада гадәттән тыш коры һава шартлары тора.Шуңа күрә эсселектән котылу өчен күбебез суга керергә тырыша. Коену исә аяныч та тәмамланырга мөмкин.
18 июньдә күпчелеген 12-15 яшьлек балалар тәшкил иткән 51 кешелек төркем (47 бала һәм 4 инструктор) – сәламәтләндерү лагеренда ял итүчеләр, Карелиядә күлдә вакытта көймә белән штормга эләгә. 14 кешенең (13е балалар) гомере өзелә, 37 кеше коткарыла. Шулай ук 16 июньдә республиканың Питрәч районында Мишә елгасында 14 яшьлек яшүсмер, 9 яшьлек малайны коткарганда, батып үлгәнен ишетми калмагансыздыр!
Дуслар, җәйге ялларда мондый аянычлы хәлләр булмасын иде... Ял итү лагерьларында җитәкче апа-абыйларыгыздан калмагыз! Авылларга һәм башка җирләрегә ял итәргә барганда ( бигрәк тә сулыкларга) олылардан башка бармагыз! Суда сак булыгыз! Күңелле һәм матур яллар теләп калабыз!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Талпан тешләсә... Талпанның зарарланмаган булуы мөһим.
-
Коры җир ташбакасы Коры җир ташбакасы яңа урынга тиз җайлаша. Ул яшәгән өйдә 20-30 ºС җылы булырга тиеш.
-
Китап, белем, гыйлем һәм уку-язу турында татар халык мәкальләре Белем-гыйлем* Ата белеге белән адәм адәм булмас, әгәр үзе белмәсә.* Аю беләгенә ышана,Адәм белегенә ышана.* Белем белен ашата.* Белемдә бәхет,Белемсезгә дөнья ләхет.* Белемдә көч.* Белем йөрәккә куәт....