Самокат кирәкме? «Сабантуй»га языл!

Дуслар! Сезнең өчен искиткеч шәп хәбәребез бар. «Сабантуй» журналы язылучылары арасында самокат уйната! Самокатлы булу өчен нишләргә кирәк?
1.«Сабантуй» журналына 2020 елның икенче яртыеллыгы өчен язылырга. Моны өйдән чыкмыйча гына да, www.tatmedia.ru сайтының газета-журналларга язылу бүлегенә кереп эшләргә була.
2.Квитанция күчермәсен сакларга һәм аны, «Самокат кирәк» тамгасы белән, sabantui@bk.ru адресына юлларга.
3.Көн саен: «Самокатны мин отсам иде!» – дип тели-тели 1 нче июльгә кадәр көтәргә. Җиңүчене 1 нче июль көнне лототрон ярдәмендә билгеләрбез. Җирәбә салу барышын күрсәткән видеоны социаль челтәрләрдә һәм журналның рәсми сайтында карый алырсыз.
«Сабантуй» самокаты хуҗасын көтә!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Мөгаллимнәр белән күрештек Яшел Үзән шәһәренең 5 нче гимназиясендә милли мәсьәләләр буенча директор урынбасарлары, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, методик берләшмә җитәкчеләре катнашында узган методик семинарда «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина катнашты.
-
Чаллыда кунакта Чаллы шәһәренең Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназиясенең уңышларын күзәтеп, андагы сәләтле укучылар белән танышырга күптән хыялланып йөри идек. Менә җай чыкты.
-
Туган телем кадере «Балачак әдипләре» проекты кысаларында Йолдыз апа Шәрапова укучыларга бирем әзерләгән иде. Бик күп хатлар алдык. Кайбер эшләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.