Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Үсемлекләрнең иң-иңнәре нинди була?

Үсемлекләр дөньясы – ул тоташ каршылыклар иле. Монда чын гигантлар да, күзгә күренмәс кәрләләр дә бар. Дөньяда артык зыянлы да, бик файдалы да үсемлеләр үсә. Үсемлекләрнең иң-иңнәре – түбәндә:Иң тиз ү...

Үсемлекләр дөньясы – ул тоташ каршылыклар иле. Монда чын гигантлар да, күзгә күренмәс кәрләләр дә бар. Дөньяда артык зыянлы да, бик файдалы да үсемлеләр үсә. Үсемлекләрнең иң-иңнәре – түбәндә:
Иң тиз үсүче үсемлек – ул БАМБУК. Тәүлек эчендә ул якынча 1 метрга үсә.

Иң кечкенә үсемлек – ул ВОЛЬФИЯ ЧӘЧӘГЕ. Ул кечкенә яфрак һәм тамырчыктан тора. Вольфия бик сирәк чәчәк ата. Шул кадәр сирәк ки, хәтта үсемлекләр өйрәнүчеләр шул чәчәк артыннан гомере буе куа, ләкин барыбер таба алмый. Каян тапсын инде, чәчәк бит әнә очы кадәр генә!

Дөньядагы иң зур чәчәк – ул РАФФЛЕЗИЯ АРНОЛЬДИ. Ул Индонезия утрауларында үсә – җирдә үк, кәүсәсез. Чәчәк 10 кг чамасы авырлыкта, аркылыга – 1 метрдан артык киңлектә. Шунысы кызык – бу гигант мәгълүм булганнар арасыннан иң кечкенә орлыктан үсеп чыга: ул аны махсус коралсыз, күз белән генә күреп булмаслык кечкенә.

Иң тавышлы агач – ул Гвианада үсүче ТУП АГАЧЫ. Җимешләре – диаметрында 18 см-га кадәр җитүче түгәрәк шарлар. Алар кәүсәдән калын элмәкләр ярдәмендә асылынп төшә. Җил истеме, шарлар кәүсәгә һәм бер-берсенә бәрелеп, туп гөрселдәгән тавыш чыгара.

Иң каты агач – ул ШМИДТ КАЕНЫ. Аны пуля да бәреп керә алмый, иң очлы балта да кәүсәсенә зыян китерә алмый. Шмидт каены Россиядә генә, Диңгез буенда (Приморье), Эрбет чокыры (Кедровая падь) тыюлыгында гына үсә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев