ШАРЛАРДАН ЯСАЛГАН МОГҖИЗА!


“Незнайка”, “Маша һәм аю”, попугай Кеша һәм тагын бик күп мультфильм геройлары бер урында җыелып нишли ала? Фантазиягезне эшкә җигеп әллә нәрсәләр күз алдына китерә башлаганчы серне ачам: узган якшәмбедә Казанның Кырлай паркында шарлар фестивале узды. Шарлардан ясалган төрле геройлар парады – чараның иң мавыктыргыч өлеше иде.
Әлеге модельләрне Казанга уннан артык төбәктән килгән осталар тәкьдим итте. Парадны безгә барабызга да таныш “Незнайка” башлады, аның артыннан “Вовка в тридевятом царстве” әкиятеннән мич, паравоз фигурасы, “Маша һәм аю” әкиятеннән Маша, Водяной фигурасы, совет мультикларыннан таныш попугай Кеша, милли татар киемнәрен кигән бабай иярде, һәм бу грандиоз парадны Хозяйка медной горы фигурасы тәмамлады.



Бәйрәмдә катнашучыларның географиясе чын-чынлап шаккаттырды. Шарлар фестивале үзенең парады кысаларында башка илләр һәм Рәсәйнең 10нан артык төбәк вәкилләрен жыя алган, ул да булса: Мәскәү, Уфа, Ижевск, Минск, Волгоград, Самара, Королев, Түбән Новгород, Екатеринбург, Брянск, Мурманск һ.б.
Фестивальнең парад өлеше тәмамлангач, шарлар тамашасы оештырылды. Соңыннан исә тамашачыларның кәефен Кәгазьле шоу күтәрде. Ахырда оештыручылар бәйрәм кунаклары белән саубуллашып, киләсе елда да очрашырга килештеләр. Ә бәйрәмгә килгән халык өйләренә яхшы кәеф һәм БУШКА ӨЛӘШЕНГӘН ШАРЛАР белән таралышты.

Рәзил CӘМИГУЛЛИН
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Күзгә яшьләр килде... Зур шатлыгым бар! Без, "Мирас" үрнәк балалар бию ансамбле, Санкт-Петербургта узган «Азимут» халыкара бәйгесендә җиңү яуладык!
-
Рәхмәт чәе – тәмле чәй! Рәхмәт чәе нинди була дисезме? Безгә кунакка килегез. Андый чәй сезгә дә, һичшиксез, ошар.
-
Кем нәрсә ярата? Кызлар иҗади һөнәрләрне үз итә, ә малайларга IT һәм спорт якын. Күптән түгел мәктәп укучылары арасында «Профилум» оешмасы уздырган сораштыру шуны күрсәткән.