“Шәвәли премиясе”... дәвам итә

“Шәвәли премиясе” бәйгесендә катнашучылар һәм барлык иҗатчы дусларыбыз! Бәйге нәтиҗәләрен түземсезлек белән көтүегезне беләбез. Шуңа да әлеге мәгълүматны игътибар белән укуыгызны сорыйбыз.
Жюри әгъзалары бик озак киңәшләшеп, шактый бәхәсләшеп алганнан соң, мондый нәтиҗәгә килде: “Шәвәли премиясе” бәйгесе дәвам итәчәк! Моның сәбәпләре берничә. Беренчедән, бәйгегә эшләр Шәвәли көткәннән әзрәк күләмдә килде. Ә без “Сабантуй” укучылары арасында иҗат итәргә яратучыларның күп булуын беләбез. Бәлки, кайберәүләр бәйге турында белми калган яисә эшләрен туплап җибәрергә өлгермәгәндер. Андыйларга – менә дигән мөмкинлек! Бәйге 2021 елның 1 маена кадәр дәвам итәчәк. Ә 1 июнь – Халыкара балаларны яклау көнендә – җиңүчеләрне бүләкләрбез.
Премияне хәзер тапшырмавыбызның тагын бер сәбәбе – эшләрнең тиешле дәрәҗәдә камил булмавы. Хәтерләсәгез, гран-при иясенә Шәвәли сыны һәм 20 мең сум акчалата бүләк вәгъдә иткән идек. Ләкин редакциягә килгән эшләр арасында жюри әгъзалары әлегә мондый зур бүләккә лаек булырдаен тапмады. Ә Шәвәлинең бүләкне тапшырасы килә! Димәк, укучыларга тагын да ихласрак булырга, хыялланырга, иҗат итәргә кирәк.
Исегезгә төшерәбез: эшләрне танылган язучылар, шагыйрьләр, журналистлардан торган мәртәбәле жюри тикшерә. Бәйгедә моңа кадәр кабул ителгән барлык эшләр дә катнашачак. Әлеге авторлар яңа иҗат җимешләрен дә юллый ала. Үзегез иҗат иткән әкият, шигырь яки хикәя белән бергә 2021 елның беренче яртыеллыгына “Сабантуй” журналына язылу турында квитанция күчермәсен дә җибәрергә онытмагыз! Барыгызга да уңышлар һәм чиксез илһам телибез!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Телләр белгән – илләр гизгән «Балачак әдипләре» проекты кысаларында Йолдыз апа Шәрапова укучыларга бирем әзерләгән иде. Бик күп хатлар алдык. Кайбер эшләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.
-
Азнакайдан шигъри сәлам Исәнмесез, “Сабантуй” журналы хезмәткәрләре! Сезгә Азнакай шәһәре 9 нчы урта мәктәбенең “Яшь каләмчеләр” түгәрәгенә йөрүче укучылар иҗат иткән шигырьләрне тәкъдим итәбез. Шигырьләребез сезгә дә, журнал укучыларга да ошаса, бик шат булыр идек.
-
Мөгаллимнәр белән күрештек Яшел Үзән шәһәренең 5 нче гимназиясендә милли мәсьәләләр буенча директор урынбасарлары, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, методик берләшмә җитәкчеләре катнашында узган методик семинарда «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина катнашты.