Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Син кунакчылмы?

«Кунак булсаң, тыйнак бул», – диләр. Ә үзең кунак чакырсаң, нинди буласы икән? Әйдә, синең кунакчыллыгыңны тикшереп карыйбыз!

Тест

Дусларыңны кунакка еш чакырасыңмы?

А) Мәктәптән соң сыйныфташ дусларым белән бергә безгә кайтабыз.

Б)  Мин үзем кунакка йөрергә яратам.

В) Миндә кунаклар бик сирәк була. Телефоннан аралашу күпкә җайлырак.

 

Кунакларны ничек сыйлыйсың?

А) Аптыраган икән, өйләрендә ашарлар.

Б) Суыткычта ризык күп, рәхәтләнәбез.

В) Иң шәп сый – чипсы белән кириешки. Бергә ашаганда бөтен нәрсә тәмле.

 

Әйберләреңне дусларыңа теләп бирәсеңме?

А) Юк, үзләре сатып алсын.

Б) Рәхәтләнеп бирәм, мин саран түгел.

В) Барысы белән дә бүлешергә риза түгелмен.

 

Дустың кунакка чакырусыз килсә, син...

А) Ризасызлыгымны күрсәтәм.

Б) Шатмын.

В) «Килгәнсез икән, керегез инде», – дип кунак итәм.

 

Әти-әниең дуслар чакыруыңа ничек карый?

А) Алар минем дусларны күрергә һәрчак шат.

Б) Беркемне дә чакырырга рөхсәт итмиләр.

В) Әни гел бүлмәгә кереп, тикшереп тора.

 

Кунаклар килгәч, син...

А) Телефонда уйнарга тәкъдим итәм.

Б) Дуслар белән өстәл уеннары уйныйбыз.

В) Дәрес әзерләргә утырам.


 

Ә хәзер балларны сана:

 

Сораулар

 

Җаваплар 

1

2

3

4

5

6

А

2

0

0

0

0

1

Б

0

2

2

2

2

2

В

1

1

1

1

1

0


 

0 дән 3 кә кадәр

Кунаклар сиңа бик сирәк килә. Тик син күп нәрсәне югалтасың. Дусларыңны кунакка ешрак чакыр. Туган көнеңне дусларың белән үткәреп кара. Сиңа дуслар белән аралашу җитми. Телефон, Интернетны якын дустыңа әйләндергәнсең түгелме?! Шуны истән чыгарма: күзгә-күз карашып аралашуга бернәрсә дә җитми. Телефондагы җансыз уеннар чын дуслыкны алыштыра алмый!

 

4 тән 8 гә кадәр

Чын кунакчыл хуҗа дусларының күңелен күрү өчен барысын да эшли. Ә син хәтта моны эшләргә омтылмыйсың да. Әйе, син кунакларны үзеңә еш чакырасың. Тик чакыру – кунак итүнең бер өлеше генә. Дусларың синдә үзләрен ни өчен уңайсыз хис итәләр икән? Килү белән кайту турында уйлый башлаулары сине уйландырмыймы? Бу сорауларга җавап табып кара әле. 

 

9 дан 12гә кадәр

Кунакка йөрергә дә, кунакларны каршы алырга да бик яратасың. Син – чын кунакчыл хуҗа. Һәр моментны истә тотып, кунакларыңның күңелен дә күрә беләсең. Афәрин! Бары тик кунакларны сыйлауны әниеңә калдыру бер дә дөрес түгел. Әниеңә булышырга онытма! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев