ЯҢАЛЫКЛАР
Слайм? Слайм. Слайм!
Сез барыгыз да слайм белән уйнарга яратасыз, шулай бит? Ә телисезме, без сезне ясарга өйрәтәбез?
Әзерләп куегыз:
-
Гади ПВА җилеме
-
Натрий тетрабораты (даруханәдән алырга була)
-
Төрле төстәге гуашь
-
Пластик стакан
-
Таякчык
Эш Пластик стаканга җилем салабыз.
-
Аңа гуашь өстәп, яхшылап болгатабыз.
-
Әзер катнашмага, аны болгатудан туктамыйча, аз-азлап кына натрий тетрабораты тамызабыз. Катнашма куе булып, стакан кырыннан куба башлагач, слаймны кулга алып әвәлибез.
Слайм әзер дә! Аны пакетта бер атна сакларга була.тәртибе:
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев