Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Смартфон аша ярамый

Смартфоннарны тыярга мөмкиннәр

Россиянең Мәгариф министрлыгы читтән торып уку өчен смартфоннар куллануны тыярга мөмкин. Балалар компьютер аша гына укысын, ди түрәләр. Кечкенә экранлы смартфоннар исә укучылар сәламәтлегенә күп зыян сала, дигән фикердә алар.

Дистанцион белем бирүне оештыру буенча соңгы тәкъдимнәргә караганда, компьютер алдында да озак утырырга ярамый. Мәсәлән, 1-4 нче сыйныф укучыларына иң күбе 25 минут шөгыльләнергә рөхсәт ителә. Алар өчен көненә бер генә онлайн дәрес булырга тиеш. Экран белән баланың күзе арасында 50 сантиметр ара калсын, дип искәртә белгечләр. Ә инде дәресләр арасында күзләргә гимнастика ясарга онытмаска кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев