Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Шүрәленең Сабантуй журналы белән танышуы

«Әкиятче сыйныф» бәйгесендә 6 нчы катнашучылар:

Калын урманның караңгы урынында, Сабантуй турында берни дә белмәгән Шүрәле яшәгән. Ул тик кешеләрне кытыклап куркытырга яраткан, аның күңеле һәрвакыт сагышлы булган.

Бер көнне кечкенә Алинә исемле кыз урман читендә Сабантуй журналын калдырып киткән. Шүрәле, кызыксынуын җиңә алмыйча, журналны тапкан. Төсле рәсемнәр аның күңелен бик җәлеп иткән.

Ул журналны сак кына кулына алган һәм карый башлаган. Анда батырлар көрәшә, атлар чаба, балалар көлә, тәмле ризыклар күренә. Шүрәле журналда бер генә дә ямьсезлек күрмәгән, тик шатлык, көлү һәм бәйрәм генә. Ул кешеләрнең шулай шатлана алуын беркайчан да белмәгән. Аның йөрәгендә сәер бер җылы хис уянган.

Кичке якта Алинә журналын алырга кайткан. Шүрәле аны гадәттәгечә куркытырга теләгән, ләкин кызның шат йөзен күргәч, бармаклары хәрәкәтсез калган. Ул беренче тапкыр кешегә зыян салырга теләмәгән.

Кыз киткәннән соң, Шүрәле агачында утырган. Аның күңелендә Сабантуйның якты рәсемнәре әйләнгән. Шүрәле, бәлки, кешеләрне кытыклаудан туктамагандыр, ләкин ул инде бераз уйчанрак, бераз йомшаграк иде. Чөнки ул Сабантуйның чын мәгънәсен – шатлыкны һәм дуслыкны – журнал битләреннән аңлап алган.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев