"Тамагочи" кире кайта!

Хәтерлисезме, 90нчы елларда бик популяр уенчык "тамагочи"ны? Япониядә бу уенчыкларны яңадан сатуга чыгара башлаганнар.

Япониянең бер компаниясе кайчандыр суперпопуляр булган тамагочи уенчыгын яңадан ясауга һәм сатуга керешкән. 2017 елгы виртуаль хайваннар элеккегесеннән аермасы юк диярлек. Яңасында аклы-каралы алты персонаждан берсен сайлап алып, аны үстереп, "тәрбияләп" торырга кирәк булачак.
Уен беренче тапкыр 1996 елда барлыкка килгән. Бөтен ил буйлап 80 миллионга якын тамагочи сатылган булган. Кайбер илләрдә бу уен балалар арасында шул кадәр популярлашкан булга, хәтта рәсми рәвештә аның белән мәктәпләрдә уйнауны да тыярга туры килгән.
Әлегә бу уенчык Япониядә генә сатыла. Берсе 18 доллар тора. Ләкин кайчандыр бик зур популярлык казанган бу тамагочины компания бөтен дөнья буйлап сатуга керешәчәген белдергән.

https://www.vesti.ru/

"Тамагочи" уены - күкәйгә охшаган пластик җайланмада үзеңә электрон "дус" сайлап, аны ашатырга, йоклатырга була. Шулай ук авырса - "дәваларга", пычранса - чистартырга кирәк. Болар барсы да махсус кнопкалар ярдәмендә эшләнә.
Уен беренче тапкыр 1996 елда барлыкка килгән. Бөтен ил буйлап 80 миллионга якын тамагочи сатылган булган. Кайбер илләрдә бу уен балалар арасында шул кадәр популярлашкан булга, хәтта рәсми рәвештә аның белән мәктәпләрдә уйнауны да тыярга туры килгән.
Әлегә бу уенчык Япониядә генә сатыла. Берсе 18 доллар тора. Ләкин кайчандыр бик зур популярлык казанган бу тамагочины компания бөтен дөнья буйлап сатуга керешәчәген белдергән.

https://www.vesti.ru/
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Күзгә яшьләр килде... Зур шатлыгым бар! Без, "Мирас" үрнәк балалар бию ансамбле, Санкт-Петербургта узган «Азимут» халыкара бәйгесендә җиңү яуладык!
-
Рәхмәт чәе – тәмле чәй! Рәхмәт чәе нинди була дисезме? Безгә кунакка килегез. Андый чәй сезгә дә, һичшиксез, ошар.
-
Кем нәрсә ярата? Кызлар иҗади һөнәрләрне үз итә, ә малайларга IT һәм спорт якын. Күптән түгел мәктәп укучылары арасында «Профилум» оешмасы уздырган сораштыру шуны күрсәткән.